Татар токымлы атларының дигитал мәгълүмат базасы булдырыла. Бу хакта Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм хайваннарны үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә белдерде. Ул татар атларының селекция үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.
— Селекция үзәгенең төп максаты — татар токымлы атларның дигитал мәгълүмат базасын булдыру. 2021 елдан башлап, "Гиниятуллин С.Ш. исемендәге токымлы репродуктор" җәмгыяте токымлы репродуктор статусын алганнан соң максатчан эш алып бара. Ел ахырына кадәр тагын 3 хуҗалыкка лицензия бирелер дип көтелә. Бу хуҗалыкларда атларның чиплау, бонитировка һәм генотиплаштыру эшләре башкарылды, токымлы атлар исәбен алып бару өчен тиешле документлар әзерләнде. Татар атларының килеп чыгышын төгәл билгеләү максатыннан генотиплаштыру эшләре уздырыла, — диде ул.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта айгырлардан, бияләрдән, колыннардан кан үрнәкләре алынган. Бу татар токымының нәселен көчәйтергә ярдәм итәчәк дип саный Камалдинов.
Бүген Татарстанда шәхси хуҗалыкларда 13 мең баш, крестьян-фермер хуҗалыкларында 10 мең баш ат бар дип санала.
Республикада якынча 1 мең тирәсе татар токымлы ат бар дип санала. Аларны Лениногорски, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр.
Моңа кадәр Татарстанда татар токымлы атларны үрчетү програмы эшләде. Элекке авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу токымнар чабышларда дан тота торган атлар булмаса да, алар генетик яктан чыдам дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.
2018 елда Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атына атланып Мәккәгә сәфәр китте. Теләге — изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту иде. Егет максатына яртылаш кына иреште — атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.
2018 елда татар атлары аерым токым буларак теркәлде.
Патент алганнан соң бик зур бәхәсләр купты. Башкортстан белгечләре Татарстанны башкорт атларын "татарлаштыруда" гаепләде. 2022 елда Баймак районында беренче тапкыр "Башкорт аты" фестивале узды. Республика башлыгы Радий Хәбиров, биредә чыгыш ясап, башкорт аты институты булдыру тәкъдиме белән чыкты. 1990 елда башкорт аты токымы махсус реестрга кертелгән, ләкин бүгенге галимнәр әлегә тикшерәсе әйберләр күп ди. Ат турында башкорт эпослары бар, Наполеон сугышында башкортлар шул атта Парижга кадәр барып җиткән дип тә сөйлиләр, ләкин аның башкорт аты булу-булмавының фәнни дәлилләре кирәк. Токым исәбе тиешенчә алып барылмый, токым китабы юк, шул сәбәпле бәхәсләр дә барлыкка килә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум