Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарлана


Элвин Грей "Бердәм Русия" форумында
Элвин Грей "Бердәм Русия" форумында

Аның кыяфәтен ир "һоллиивуд триллерындагы җан иясе" дип бәяли.

Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче бер ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган.

Салават Г. республика башлыгы Радий Хәбировның сәхифәсендә Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшинның (аны күбрәк Элвин Грей буларак беләләр) киеменә игътибар итәргә кушкан, дип яза UTV телеканалы.

"Бердәм Русия"нең җирле форумына җырчы ак плащ, киң ыштан һәм спорт аяк киеме киеп килгән. Аның кыяфәтен ир "һоллиивуд триллерындагы җан иясе" дип бәялиләр.

"Зәйнетдин (Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов) чарага ирләр костюмыннан килгән. Ә Радик сәхнәдә һолливуд триллерындагы ниндидер җан иясе кебек басып торды. Бөтен республика белән Бузованы тәнкыйтьлибез, ә үзебез шушындый хәлне рөхсәт итәбез", дип фикер белдергән ул.

1 июнь көнне, VK Fest музыкаль фестивале кысаларында Уфада урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова чыгыш ясады. Башкортстанның кайбер депутатлары җырчыны "артык ачык киеме" өчен тәнкыйть утына тота башлады. Әйтик, республика парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров күпчелек тамашачысын балигъ булмаган балалар тәшкил иткән мондый фестивальдә болай киенү урынсыз, дип саный.

"Битараф булмаучылар"ның әләкләүләреннән соң Ольга Бузованың Уфада чыгыш ясаганда кигән ярымшәрә киемен тикшерү комитеты тикшерәчәге билгеле булды.

Бузова үзе киеме өчен гафу үтенде. Ул фестивальгә керүдә яшь чикләүләре бар иде, һәм анда керү түләүле иде ди.

Җырчы Ольга Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң, Русия думасының КПРФ фиркасеннән депутаты Ирина Филатова артистларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертергә тәкъдим итте.

  • 2022 ел ахырында Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасы оештырылган иде, Юльякшин анда әгъза булып керде.
  • Җырчы фетнәчел Донбасста булып кайткач, Украинадагы сугышка фикер белдереп, "Без, урыслар, җиңәчәкбез", дигән иде, аның бу сүзләре, төрле милләт вәкилләре арасында ризасызлык уятты. Элвин Грей тәхәллүсе белән җырлаучы Юльякшин Русиянең Украинага һөҗүмен хуплап, әйтик Казан танк училищесының полигонында мобилизацияләнгәннәр янында чыгышлар да ясап йөрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG