Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне сәяси тоткыннар дип танырга чакыра


Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024 ел

Шулай ук кулга алынганнарны мөмкин кадәр тизрәк азат итү өчен Русия хакимиятләренә "басым ясауны", "милли активистларның һәм милли азчылыкларның хокукларын кыскан кешеләрне ачыклап, аларга санкцияләр кертүне" таләп итә.

"Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты" үзенең Telegram-каналында БМОның кеше хокуклары югары комиссарына, "Газаплауларга каршы комитет"ка, Amnesty International, Human Rights Watch, "Мемориал" һәм башка халыкара хокук яклау оешмаларына башкорт, инглиз һәм урыс телләрендә мөрәҗәгать чыгарды.

Оешма быел 17 гыйнварда Баймак шәһәрендәге вакыйгаларда катнашканнары өчен кулга алынган һәм эзәрлекләнгән бөтен кешеләрне дә сәяси тоткыннар дип танырга чакыра. Шулай ук кулга алынганнарны мөмкин кадәр тизрәк азат итү өчен Русия хакимиятләренә "басым ясауны", "милли активистларның һәм милли азчылыкларның хокукларын кыска кешеләрне ачыклап, аларга санкцияләр кертүне" таләп итә.

"Кулга алуларда катнашкан полиция хезмәткәрләре үзләрен танытмыйча, битлекләр, хәрби экипировка киеп, үзләрен Украинадагы басып алган җирләрдәге тыныч халыкка каршы торган оккупантлар кебек тотты. Кулга алганда тоткыннарга көч куллану һәм кыйнаулары ике кешенең үлеменә (Рифат Даутов, Минияр Байгускаров), бер тоткынның (Дим Дәүләткилдин) умыртка сөягенең авыр җәрәхәтләнүенә китерде. Бу үлүләр һәм җәрәхәтләнүләрне хакимият тикшерми", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты" Баймак шәһәрендәге вакыйгалар белән бәйле тәүге мәхкәмә утырышларының күрше төбәкләрдә — Самара, Оренбур, Чиләбе өлкәләрендә үткәрелүен дә искәртә. "Бу хакимиятнең башкорт җәмгыяте реакциясеннән куркуын күрсәтә. Русия хөкүмәтенең Башкортстандагы баскынлыгын тагын бер исбат итә", дип искәртә.

Мөрәҗәгатьтә "Баймак эше" нигезендә сак астына алынган кешеләрнең исемлеге дә бирелгән.

Быел гыйнварда оешма дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт халкын Русия хакимиятләре золымыннан коткаруын сорады. Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип язды. Бу — башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

  • Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".
  • Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Кичә, 18 июльдә мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Idel.Реалиига бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG