Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Досье" үзәге Путин белән Кабаеваның балалары турында язып чыкты


Владимир Путин һәм Алинә Кабаева
Владимир Путин һәм Алинә Кабаева

Балалар яшерен документлар белән яши, Путин белән бәйле шәхси очкычларда һәм яхталарда хәрәкәт итә, аларны Сак федераль хезмәте саклап йөртә, җәмәгать урыннарына чыкмыйлар һәм президент сарайларында яшиләр, диелә тикшеренүдә.

Русия президентының Иван һәм Владимир исемле ике бәләкәй улы бар. Аларның әнисе - элекке гимнастчы Алинә Кабаева. "Досье" үзәге үзенең тикшеренүендә шулай дип ышандыра.

Путинның беренче улы Иван - 2015 елда, ә Владимир - 2019 елда туган диелә. Аларның фотолары интернетта да бар, ләкин журналистлар этика ягын уйлап, аларны күрсәтми.

Балалар яшерен документлар белән яши, Путин белән бәйле шәхси очкычларда һәм яхталарда хәрәкәт итә, аларны Сак федераль хезмәте саклап йөртә, җәмәгать урыннарына чыкмыйлар һәм президент сарайларында яшиләр, диелә тикшеренүдә.

"Досье"га бу хакта Путин сараенда эшләүче кеше сөйләгән. "Ул дәүләт башлыгының балалары белән көн саен аралашып тормаса да, аларны еш күрә, һәм безгә бу хакта анонимлыкны саклау шарты белән генә сөйләргә риза булды", диелә тикшеренүдә.

Элегрәк тә журналистлар Путин белән Кабаеваның балалары бар, дигән иде. Аерым алганда Швейцариянең SonntagsZeitung газеты Путинның 2015 һәм 2019 елларда ике улы туган, аларның берсе - Швейцариядә, дип язды.

Шулай ук икенче баласын Кабаева Мәскәүдә, Швейцария табибы күзәтүендә тапкан дип тә ышандырдылар. "Досье" үзәге бу мәгълүматны раслый. Ә президент балаларының исемнәре беренче тапкыр әйтелә.

"Досье" тикшеренүендә әйтелгәнчә, Иван белән Владимир Путин сарайларында яши: аерым алганда, Валдайда алар өчен махсус белем бирү үзәге ачылган

Балалар белән гувернёрлар эшли, ә алар өчен укытучыларны English Nanny агентлыгы сайты аша эзләгәннәр.

Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, эш бирүчеләр Көньяк Африка Республикасының инглиз теле укытучыларына өстенлек бирә башлаган, бу илне Русия хакимиятләре "дустанә ил" дип саный.

Эш бирүченең шартларына ярашлы, укытучылар сарайдан читкә чыкмаска тиеш. Эшкә алу игъланында "гаилә изоляциядә яши" диелгән.

Мөгалимнәр балаларның әти-әниләре белән турыдан-туры аралашмый, гаилә ярдәмчеләреннән генә күрсәтмәләр ала. Моннан тыш, Алинә Кабаеваның туганнан тушган апасы Оксана Федина гувернёрларга һәм тәрбиячеләргә үзен малайларның әнисе дип таныштыра диелә.

Өлкән уллары махсус ясалган шугалакта кайчак әтисе белән бергә дә хоккей уйный, диелә тикшеренүдә. Шулай да Алинә Кабаева бу уеннарны бөтен кеше янында түгел, ә үтә күренмәле булмаган пыяла белән капланган ложа аша күзәтә, дип искәртелә.

Шул ук вакытта Иван спорт гимнастикасы ярышларында катнаша диелә, әмма бу ярышлар кайда узуы әйтелми.

Путинның малайлары яшьтәшләре белән бәйрәмнәрдә генә аралаша, гадәттә бу Алинә Кабаевага якын даирәдәге балалар, диелә.

Шулай ук тикшеренүдә Путинның улларын укытучылар хезмәт хакларын "Мой медицинский центр" (элекке СОГАЗ) клиникалар челтәре аша ала диелә.

Петербурдагы бу клиникада аерым алганда Украинадагы сугышта, Сүриядә һәм Либиядә яраланган "Вагнер" сугышчылары дәвалана. Азатлыкка әңгәмә биргән Пригожин cугышчысы Марат Габидуллин да "операцияне Петербурда, "СОГАЗ" клиникасында ясадылар", дип сөйләде. Бу клиникада Путинның дуслары һәм танышлары да тикшеренә.

2020 елдан башлап, "Мой медицинский центр" белән чит илдән килгән кимендә 10 укытучы контракт төзегән диелә. Аларны тәрҗемәчеләр буларак теркәгәннәр, тик хезмәт хаклары лингвистларныкыннан бик күпкә күбрәк. Көньяк Африка Республикасы ватандашларыннан тыш, Путин балаларын укыткан кешеләр арасында Британия белән Яңа Зеландия ватандашлары да булган, дип ышандыра "Досье".

Әлеге тикшеренүгә Кремль фикер белдермәде. Путин беркайчан да җәмәгатьчелек алдында уллары булуын танымады.

  • 2013 елда хатыны белән аерылышкан Владимир Путин Алинә Кабаева белән яшәвен дә беркайчан танымады.
  • 2022 елда Британия Кабаевага каршы чикләүләр кертте.
  • Путинның беренче никахыннан ике зур кызы бар. Журналистлар аларның Мария Воронцова белән Катерина Тихонова булуын ачыклады. Путин үзе алар минем кызларым дип танымады да, моны ачыктан-ачык кире дә какмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG