Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты КФУ тулай торагыннан чыгарылган студентларны яклап Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән


Баш прокуратура бинасы. Архив фотосы
Баш прокуратура бинасы. Архив фотосы

"Канун студентлар ягында. Бу очракта уку йорты җитәкчеләренең гамәлләре - чын башбаштаклык", ди депутат.

Русия думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Владимир Исаков Казан федераль университетын (КФУ) тикшерүне сорап, Русия баш прокуратурасына документ юллаган. Элегрәк студентлар КФУ җитәкчелегенең аларны вакытыннан алда тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан чыгаруларына зарланган иде. Бу хакта КПРФ фракциясе депутаты "Бизнес Online" белән сөйләшкәндә әйткән.

Исаковка социаль челтәрләрдә студентлар язган, үзләрен тулай торактан чыгаруларын сөйләгән.

"Алардан урыннарын бушатуларын сораганнар да инде", ди депутат.

Шул ук вакытта КФУда Универсиада авылын 1 сентябрьдә генә бушатачакларын, ә 31 августка кадәр анда студентлар яшәячәк, дип хәбәр иткәннәр иде.

"Прокуратура - кануннарның үтәлешен кырыс һәм игътибарлы рәвештә күзәтергә тиешле оешма. Канун студентлар ягында. Бу очракта уку йорты җитәкчеләренең гамәлләре - чын башбаштаклык", дигән депутат.

"Студентларны тулай торактан чыгару - Русия торак кодексының 105 маддәсе, 2 өлешен боза. Тулай торакта бүлмә арендасы бөтен укыган чорга төзелә, ә бу чорга БРИКС җыенын уздырган вакыт та керә", диелә Исаков юллаган документта.

Шулай ук хәзерге вакытта физика, социаль-фәлсәфи фәннәр, фундаменталь медицина һәм биология институтыннан, шулай ук КФУның башка бүлекләреннән дә студентларны тулай торактан чыгарулары искәртелә. Шул ук вакытта аларга башка корпусларда яшәү урыны тәкъдим ителми.

Июнь ахырында университет ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены уздырган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде. Алар җәмәгать тәртибен сакларга киләчәк.

  • Быел июнь аенда Казан федераль университеты студентлары, БРИКС саммиты узу сәбәпле, тулай торактан канунсыз чыгаруга каршы петиция башлады. Хәзергә аны 600дән артык кеше имзалаган.
  • Петициядә КФУ җитәкчелегенең студентларны тулай тораклар урнашкан Универсиада авылыннан чыгарулары гаделсез һәм канунсыз дип әйтелә. Бу хакта аерым фәрман булмаса да, студентларга киемнәрен җыеп бүлмәләрне бушатырга кушканнар. Аларга җәен һәм уку елының беренче ике аенда башка урында яшәргә кушканнар, диелә.
  • "Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз", — диелә мөрәҗәгатьтә.
  • Протест белдерүчеләр үз Telegram каналын булдырган. Анда студентларның тулай торак өчен көрәше белән таныштырып торачаклар.
  • Октябрь аенда узачак БРИКС җыенын оештыруда университет корылмалары да җәлеп ителәчәк диелде. Май ахырында КФУ хакимияте студентларны тулай торактан чыгарып торачакларын раслаган иде. Быел уку елы 1 ноябрьдә генә башланыр дип көтелә. Саммитка кадәр тулай торакларда ремонт эшләнәчәк диелде.
  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG