Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджия штатында мәктәптә атыш булган, үлүчеләр һәм яраланучылар бар


Атыш булган мәктәп янында
Атыш булган мәктәп янында

Һөҗүм иткән укучыны тоткарлаганнар һәм утыртып куйганнар. Тоткарланган чакта ул каршылык күрсәтмәгән.

Кичә, 4 сентябрьдә, Американың Джорджия штатындагы мәктәп эчендә биредә укучы 14 яшьлек Колт Грей атыш ачкан.

Reuters хәбәр итүенчә, ике укучы һәм ике укытучы үлгән. Тугыз кешене ядрәдән алган яралар белән хастаханәләргә илткәннәр.

Атыш булган мәктәп Уиндер шәһәрендә, Атлантадан төньяк-көнчыгышка 80 чакрымда урнашкан.

Һөҗүм иткән укуыны тоткарлаганнар һәм утыртып куйганнар. Тоткарлаган чакта каршылык күрсәтмәгән. Үсмер яшьтә булса да, тикшерүчеләр һәм хөкемдарлар укучыга ачылган җинаять эшен балигъ булганнарныкы кебек караячак.

Атыштан соң шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелгән, укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Бу вакыйга турында АКШ президенты Джо Байденга да җиткергәннәр. Полициядән тыш, тикшерүдә ФБР агентлары һәм корал контроле федераль агентлыгы (ATF) да катнаша, дип белдерде АКШ баш прокуроры Меррик Гарланд.

  • Соңгы дистә елларда АКШта җәмәгать урыннарында берничә тапкыр атыш булды. Аерым алганда мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә.
  • Бу хәлләр аркасында җәмәгатьчелек сивил корал тоту кагыйдәләрен кырыслату, яки аны тулысынча тыю мәсьәләләрен күтәрә. Үз-үзеңне саклау хокукы булырга тиеш диючеләр исә моның белән килешми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG