Accessibility links

Ел башыннан Татарстанда табигый кимү — 45 процентка, Башкортстанда — 37 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда, Татарстанга караганда, демографик упкын көчлерәк бара.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан һәм Башкортстанда үлемнәр саны арта, туучылар — кими.

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда 14 009 бала дөньяга килгән. Бу узган елдан 2,5 процентка азрак. Шул ук вакытта үлемнәр саны 7,3 процентка артып 19 354 кешегә җиткән. Биш ай эчендә табигый кимү 5 345 кешене тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 45,6 процентка күбрәк. Былтыр туучылар һәм үлүчеләр арасында аерма 3 671 кеше булган.

Башкортстанда исә, табигый кимү 7 736 кешегә җиткән. Бу былтыргыдан 37 процентка күбрәк. Биш айда Башкортстанда 13 789 кеше дөньяга килгән һәм 21 525 кешенең гомере өзелгән.

Татарстан демографик упкын алтынчы ел рәттән күзәтелә. 2019 елда табигый кимү 180 кешегә, 2020 елда — 13 меңгә, 2021 — 19 меңгә, 2022 — 8,1 мең кешегә җитте. Бу пандемия белән бәйләп аңлатылды.

Быелның февралендә Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәртте. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде. Рәсмиләр Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндерүләрен хәбәр итте.

2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.

Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.

Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.

Шул ук вакытта ике елда Башкортстанда авылда яшәүчеләр саны 26 мең кешегә кимегән. Авыл җирләрен үстерү өчен төрле чаралар күрмәкчеләр, мәсәлән 102 гаиләнең торак шартларын яхшырту, барлык авылларның 2,2 процентында яшәүне уңайлырак итү, инженерия инфраструктурасы булдыру кебек чаралар күз уңында тотыла. Авылларга автобусларның йөрешен тәэмин итү, авыл җирлекләренә 1,29 мең белгеч җәлеп итү кебек максатлар куела.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG