Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елның 6 февралендә үлгән "Алга" сугышчылары калдыкларын Татарстанга кайтара башлаганнар


"Алга" батальоны сугышчылары үләрләренә берничә сәгать кала. Коллаж
"Алга" батальоны сугышчылары үләрләренә берничә сәгать кала. Коллаж

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонының барлык өч тулы булмаган ротасын да Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрделәр. Анда 120ләп кеше киткән.

Угледар янындагы штурм вакытында (ул 2023 елның 6 февралендә башланды) үлгән "Алга" батальоны хәрбиләрен бу елның сентябре уртасыннан башлап Татарстанга кайтара башлаганнар.

Бу хакта социаль челтәрләрдәге "Алга" батальонына багышланган төркемнәрдә элекке хәрбиләр һәм һәлак булучыларның туганннары яза, дип игътибар иткән "Idel.Реалии".

"2023 елның 6 февралендә махсус хәрби операция узган урында (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) һәлак булган ирем Вәлиев Руслан Ильяс улын өйгә алып кайтып баралар. Руслан белән хушлашу 21 октябрьдә Җиңү монументы янында үтәчәк. Шәһәр зиратында, Дан аллеясендә җирләнәчәк", дип яза хатыны Руфинә.

"Idel.Реалии" "Алга" батальонының Угледарны штурмлаганда һәлак булып, җәсәдләренең калдыклары Татарстанга быел көз генә кайтарылган тагын берничә хәрбие исемен ачыклый алган.

"Батальонның 2023 елда Угледар янында булган сугышының фаҗигале вакыйгалары хакында күпләрегез белә. Водяное, Пески, Клещеевка һәм Андреевка янындагы сугышлар турында. Безнең сугышчылар бу бәрелешләрдә актив катнашты. Сугыш кырында күңелсез мизгелләр дә булды. Һәм менә шундый озын вакыт узганнан соң безнең һәлак булган сугышчыларыбыз өйләренә кайта башлады", диелгән Telegram-дагы ябык төркемнәрнең берсендә.

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.

Моңарчы "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.

Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.

"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.

Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.

Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.

2024 елның 3 октябрендә Русия саклану министрлыгы Донецки өлкәсендәге Угледар украин шәһәрен басып алуны рәсми раслады. Бер көн алдан гына Украина кораллы көчләре Угледарны югалтуын таныды, бу шәһәр өчен сугышлар ике елдан артык барды. Угледарны украин гаскәренең иң зур ныгытма районы дип атыйлар иде. Русия хәрбиләре аны берничә тапкыр штурмларга омтылды һәм зур югалтуларга дучар булды.

2023 елның октябрендә "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе билгеле булды. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынды. Батальондагы башка сугышчылар Угледар янында хезмәттәшләренең һәлак булуына нәкъ менә аны гаепләде.

"Idel.Реалии" ачыклавынча, "Алга" батальонының кимендә 150дән артык ихтыярие әле дә хәбәрсез югалган булып санала.

  • Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батальон төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. Шулай ук, 2024 елның җәендә Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.
  • Татарстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 3005 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG