Русиянең азчылык халыклары һәм милли республикалары исеменнән чыгыш ясаучы активистлар Европа шурасының парламент ассамблеясенә (ПАСЕ) мөрәҗәгать юллаган.
Алар хатларында Русияне — империя, ә андагы милли республикаларны "мөстәкыйльлекләрен тулысынча югалткан, рәхимсез колониаль сәясәткә дучар булган" җирләр дип тануны сорый.
Бу хакта 12 февраль көнне мөрәҗәгатьне язган һәм имзалаган кешеләрнең берсе, элекке Советлар берлеге җирләрендәге алманнарның активисты Вячеслав Бодров (Редекоп) хәбәр итте.
Бу мөрәҗәгатьне 2024 ел ахырыннан бирле әзерләгәннәр. Ә хәзер "Азат халыклар төркеме" вәкилләре ПАСЕга җибәрелгән әлеге хат астында имзалар җыюын дәвам итә.
Хат астында "Ирекле халыклар төркеме"нә керүче 12 активист имза калдырган.
Алар арасында үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәисе Рәфис Кашапов, "Бердәм Көч" чечен милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Җамбулат Сөләйманов, Ойрат-калмык конгрессы вәкиле Мария Очир-Горяева, ногай активисты Әнвәр Курманакаев, Дагыстан милли үзәге җитәкчесе Җабраил Мирзоев, "Азат Черкесия" милли-азатлык хәрәкәте лидеры Ибраһим Яганов бар.
Шулай ук активистлар Украинадагы сугышка милли республикалардан ирләрне күбрәк җибәрүләренә игътибар итүне, "милләтләргә азатлык һәм бәйсезлек хокукы бирелгәнгә кадәр" Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгармауны сорый.
Милли республикалардан ирләрне сугышка күбрәк җибәрүне мөрәҗәгать авторлары "максатчан сәясәт" дип атый, аз санлы халыкларның ирләрен "протест белдерердәй көчләрне юк итү һәм демографик фаҗига чыгару өчен эшли", бу "тулы бер милләтнең юкка чыгачагын аңлата" дигән.
Русиянең Украинага каршы сугышы әле башланган гына мәлләрдә үк белгечләр үлүчеләр арасында Русиянең этник азчылык (яки асаба халыклар) вәкилләре күбрәк булуы күзгә ташлана дип белдергән иде.
"Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында моның фаҗига булуын белдерә. Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.
Шул ук вакытта Русияне өйрәнгән АКШ белгече Пол Гобл милли республикалардан күп үлемнәрдә Мәскәүнең максатчан сәясәтен күрми.
— Мин монда Мәскәү кулын күрмим. Мөгаен, Мәскәү шул рәвешле нинди республика һәм төбәкләрнең күбрәк акча тәкъдим итеп, никадәр күбрәк кеше җибәрә алуын өйрәнә, — ди ул.
Татарстан һәм Башкортстаннан күп үлемнәрне ул бу ике республикада ихтыярилар өчен зур бонуслар белән аңлата. Шул ук вакытта, бу ике республикада башка төбәкләрдән килеп, сугышка язылучылар да бар ди ул.
ПАСЕга мөрәҗәгать юллаучылар шулай ук мәктәпләрдәге дәреслекләрдә һәм тарихи тикшеренүләрдә "бөтен халыкларның да Русия империясенә үз теләкләре белән керүе" турында фикер өстенлек итә, ди.
2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.
Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Европарламент һәм ПАСЕ кебек европа институтлары Мәскәүнең агрессиясен генә тәнкыйтьләп калмыйча, Русияне деколонизацияләү һәм аның контролендәге халыкларны азат итү мәсьәләсен дә күтәрә.
- Русия хакимиятләре федерализмны, төбәкләрнең вәкаләтләрен һәм асаба халыкларның хокукларын яклаучы активистларны эзәрлекләвен арттыра, аларга җинаять эшләре дә ачалар. Шуның нәтиҗәсендә активистлар Русиядән аерылып чыгу теләге турында ешрак сөйли башлады.
- "Азат халыклар төркеме" милли республикаларның вәкилләреннән, шулай ук Русиянең репрессиягә дучар ителгән һәм асаба халыклары вәкилләреннән 2024 елның ноябрендә оешты. Бу берләшмә үз халыкларының проблемнары турында халыкара оешмаларга җиткерүне максат итеп куя. Русияне деколонизацияләү проблемына дөньядагы башка илләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә тели.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум