Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовка каршы ике җинаять эше ачылган. Бу хакта UTV һәм "Пруфы" җиткерә.
Басмалар хәбәренчә, аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр. Башка нечкәлекләр әйтелми.
Күптән түгел Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән проект төшермәкче булуын сөйләгән иде. "Мин Украинада хәзер барган хәлләр турындагы берничә зур фильмга материал җыям", диде ул. Морзаголов видеога кешеләрнең фикерләрен, фронт янындагы җирләрдә вазгыятьне, урамнарда, гади кибетләр һәм оешмалардагы хәлләрне төшерәм дигән иде.
- 2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе буларак, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде.
- 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.
- 2022 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңарчы ул Русия Юстиция министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Ул үзен "ят агентлар" исемлегенә кертүне үз таләп итте.
- Мәскәү Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Русия моның басып алу сугыәын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум