Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Монголияне Путинны кулга алырга чакыра


Әгәр Путинга Монголиягә килергә рөхсәт итсәләр, бу Монголиянең Халыкара җинаять мәхкәмәсен хуплаудан баш тартуын аңлатачак, дип ышандыра хокук яклаучылар.

Монголия Русия президенты Владимир Путинга илгә керүне тыярга, яки илгә керсә, аны Халыкара җинаять мәхкәмәсе карары нигезендә кулга алырга тиеш. Бу хакта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасының белдерүендә әйтелә.

2 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Монголиягә барачак. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган.

Былтыр Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе. Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр бара.

Монголия Русия президенты Владимир Путинны Һаагадагы Халыкара җинаять ордеры нигезендә тоткарламаячакбыз дип ышандыра.

Хокук яклаучылар исә әгәр Путинга илгә керергә рөхсәт итсә һәм аны кулга алмаса, Монголия Халыкара җинаять мәхкәмәсе әгъзасы буларак халыкара бурычларны бозачак, дип искәртә.

Human Rights Watch фикеренчә, Путинны кабул итү - Русия көчләренең күпчелек корбаннарын мыскыл итеп кенә калмыйча, канунның өстенлеге принцибын да какшатачак.

Былтыр августта Путин Көньяк Африкада БРИКС лидерлары җыенына барырга тиеш иде, дип искәртелә.

Көньяк Африка республикасы – Рим статусын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә тиеш.

"Безнең Путинны кулга алмау кебек вариантыбыз юк. Әгәр ул монда килсә, аны кулга алырга туры киләчәк", дигәниде ил хөкүмәтенең вәкиле.

Әгәр Путинга Монголиягә килергә рөхсәт итсәләр, бу Монголиянең Халыкара җинаять мәхкәмәсен хуплаудан баш тартуын аңлатачак, дип ышандыра хокук яклаучылар.

Шул ук вакытта Change.org платформында Сугышка каршы хокук яклау коалициясе монгол хакимиятләрен Путинны тоткарларга чакыра. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Русия оппозиционеры Владимир Кара-Мурза, филантроп Борис Зимин, актёр Артур Смольянинов, журналист Евгений Киселёв бар.

"Әгәр моны эшләсәгез, Монголия берьюлы өч илне: Украина, Беларусь һәм Русияне азат итәчәк. Бу илләрдә кешеләрнең газаплары туктаячак, ә сез үзгезене мәңгелеккә коткаручылар шөһрәтенә күмәчәксез", диелә петициядә.

  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG