Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ширкәте Татарстандагы суыткычлар заводын сатып алырга тели


Бу завод төзелешенә Кытай ширкәте бер миллиард сум акча керткән иде, әмма соңрак проектны калдырды.

Иранның көнкүреш техникасы җитештерә торган Entekhab Group ширкәте Татарстандагы Midea кытай бренды белән суыткычлар җитештерүче заводын сатып алу турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Аңа кадәр Иран ширкәте Владимир өлкәсендәге Vestel заводын сатып алмакчы булган, тик барып чыкмаган.

Татарстандагы бу завод "Алабуга" махсус икътисади зонасында урнашкан. Аны 2020 елда Кытайның Midea ширкәте һәм Русиянең "Континент производственные решения" оешмасы бергәләп ачып җибәрде.

Кытай ягы оешмага 1 млрд сум кертте. Завод елына 350 ммең берәмлек техника чыгара ала. Фабриканың гомуми мәйданы - 24,3 мең дүрткел метр. Беларуста яңа оешма төзи башлавы сәбәпле, 2024 елда оешма завод капиталыннан чыкты.

Entekhab Group-ка 2000 елда нигез салынган. Ширкәт суыткычлар, плитәләр, табак-савыт һәм кер юу машиналары, телевизорлар җитештерә. Иранда көнкүреш техгникасы җитештерүче иң зур оешмаларның берсе булып тора.

  • 2 апрельдә "Алабуга" заводының тулай торагына пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Биредә Украинадагы сугыш өчен иран детальләре белән пилотсыз очкычлар җитештерелә.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG