Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Оешмалар исә тарифларны 37,1 процентка күтәрүне сораган булган.

1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка арткан. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтте, дип яза"Бизнес Online".

"Шул ук вакытта оешмалар 37,1 процентка күтәрү өчен гариза тапшырган иде. Оешмалар сораганнан 3,5 тапкырга диярлек кимрәк итә алдык. Татарстанның кайбер районнарында гына түләүләр 15,7 процентка артачак", дигән ул.

Мәсәлән, газга бәяләр 10,2 процентка арткан, ягъни бер шакмак метр 7,47 сум булачак. Газ плитәләре кулланыла торган йортларда электр энергиясенә тарифлар 8,8 процентка арта (5,09 сум кВТ/сәг.), электр плитәләре кулланыла торганнарында исә - 14,5 процентка (4,10 сум кВТ/сәг.). Авыл җирендә утка бәяләр 8,8 процентка кыйммәтләнә (3,57 сум кВТ/сәг.)

Татарстанның 16 районында коммуналь түләүләр ныграк артачак: 14,1 проценттан 15,7 процентка җитәчәк. Алар арасында Әтнә районының Олы Әтнә авылы, Кама Тамагы бистәме, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе, Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе, Ютазы районының Димтамак авылы, Аксубай бистәсе, Югары Ослан районының Түбән Ослан авылы, Тәтеш, Мамадыш, Минзәлә, Алексеевски, Яшел Үзән районының Усаклык авылы, Ютазы районының Урыссу бистәсе, Иннополис бар.

Сәбәбе - "яңа инфраструктура объектларын кулланышка кертү белән бәйле авыр вазгыять", дип аңлатыла.

Груничев әйтүенчә, тарифларны арттыруны Мәскәү таләп итә, шулай ук моңа хезмәт хакларын арттыру, яңа коммуналь инфраструктураны кулланышка кертү дә сәбәпче.

"Росстат тауарларга инфляция 12,5 процент, хезмәтләргә - 17,2 процент дип бирә. Бу чорда хезмәт хаклары 31,2 процентка арткан. Шулай булгач без шушы динамикада инде", дигән ул.

Узган ел ахырында 2024 елда тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

  • 2023 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артты.
  • Узган ел сентябрьдә Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары 3,9 млрд сумга җитүе билгеле булды.
  • Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар белән бәйле 10 меңнән артык мәҗбүри үтәү (исполнительное производство) эше ачылуы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG