Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кассация мәхкәмәсе инвалид тоткын Рөстәм Мөлековны колониядә калдырды


Рөстәм Мөлеков
Рөстәм Мөлеков

Рөстәм Мөлеков хөкем карарын кире кагуны,  сәламәтлеге начар булу сәбәпле аны җәзадан азат итүне сораган иде.

Бүген, 25 октябрьдә, Самардагы 6нчы кассация мәхкәмәе Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе һәм Уфа активисты Рөстәм Мөлековка чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Бүгенге утырыш башында прокурор Чанышеваның, Мөлековның һәм аларның адвокатларының кассация шикаятьләрен нигезсез дип санавын белдергән һәм хөкем карарын үзгәрешсез калдыруны сораган.

Тәнәфестән соң мәхкәмә хөкем карарын да, апелляция билгеләмәсен дә үзгәрешсез калдырачагын игълан иткән.

Чанышева, Мөлеков һәм аларның адвокатлары юллаган кассация шикаятьләрен 18 октябрьдә карый башладылар. Чанышеваның адвокатлары үзләренең шикаятьләрендә аның "хөкем карарында җинаятьчел дип күрсәтелгән эшчәнлеге канунлы, нормаль, гап-гади сәяси эшчәнлек иде, ул илгә яхшылык эшләүгә юнәлдерелде", дип искәртте. Шулай ук Чанышеваның яклавы җинаять эшен караганда мәхкәмә тарафыннан "җинаять һәм җинаять-процессуаль кануннарын күп төрле җитди бозулар булды, дип белдерде. Мәхкәмә нәтиҗәләрен "бер-берсенә каршы килүче һәм нигезсез", дип атады. Лилия Чанышева хөкем карарын кире кагуны, җинаять эшен яңадан карауны яки прокурорга кире кайтаруны сорады.

Рөстәм Мөлеков хөкем карарын кире кагуны, сәламәтлеге начар булу сәбәпле аны җәзадан азат итүне сораган иде. Мөлеков - I төркем инвалид, аңа атнасына өч тапкыр берничә сәгать буе гемодиализ узарга кирәк.

Лилия Чанышеваны "экстремист берләшмә оештыру" маддәсе нигезендә 9,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Аны быел 1 августта Көнбатыш илләре белән Русия арасында узган тоткыннар алмашы кысаларында азат иттеләр.

Бүгенге утырыштагы тәнәфестә Рөстәм Мөлеков үзенә хатлар язган бөтен кешегә рәхмәт белдергән.

Элегрәк Лилия Чанышева җәмәгатьчелекне инвалид тоткын Рөстәм Мөлековны азат иттерүгә ирешергә чакырды.

  • Моңа кадәр Азатлык радиосы Рөстәм Мөлеков турында тулырак язма чыгарган иде.
  • 2017 елның 12 июнендә Рөстәм Мөлеков Навальныйның Уфа штабы коррупциягә каршы уздырган митингында чыгыш ясады. Ул түрәләрне каты тәныйтьләде, аларны хәтта "атарга" да чакырды.
  • Нәтиҗәдә 2019 елда Мөлековны Җинаять кодексының 280.1 маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә чакыру) нигезендә ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
  • 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлеков һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Русия тикшерү комитеты "Коррупциягә каршы көрәш фондын" оештыручылар һәм хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше фигурантларына әйләнә. 2021 елның ноябрендә Мөлеков фатирында тентү уздырыла. Аңа "Экстремистик җәмгыятьтә катнашу" турында гаепләү белдерелә. Соңрак бу эшне Лилия Чанышева эше белән берләштерәләр. Активистка шул ук 2017 елда ясаган чыгышы өчен ачыла бу эш, маддәсе генә башка була.
  • 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәне 2нче өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG