Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистларын БРИКС вакытында халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйли.

Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар. Әгәр активист өйдә булмаса, аңа "канун бозарга ярамавы турында кисәтү" алу өчен прокуратурага барырга кушкан чакыру кәгазе калдыралар. Бу хакта "Йомшак көч" ("Мягкая сила") хәрәкәте әгъзасы хәбәр итте.

Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйли.

Быел сентябрь ахырында Казанда БРИКС җыены алдыннан журналист Наилә Муллаевага кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килгән иде. Аннан БРИКС җыены узганда - октябрь аенда нишләргә җыенуын да сораштырганнар.

  • Казанда БРИКС илләре башлыклары катнашындагы җыен 22-24 октябрьдә үтәчәк. Аңа 20 мең кунак килер дип көтелә.
  • Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG