Accessibility links

Казан һава аланында эткеч машина белән очкыч бәрелешкән


Казан һава аланы. Архив фотосы
Казан һава аланы. Архив фотосы

Ул Анталиягә очарга тиеш булган. Хәзерге вакытта очкычка ни кадәр зарар килүенә бәя бирелә. Юлчылар башка очкыч көтә, аларга эчемлек һәм ризыклар биреләчәк.

Казан һава аланында тартып барган вакытта очкыч эткеч машинага (толкач) килеп бәрелгән. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә. "Аэрофлот" һава ширкәтенең очкычы SU794 рейсы белән Анталиягә очып китәргә тиеш булган.

Хәзер очыш резервтагы очкыч белән башкарылачак. "Көтеп торган вакытка юлчыларны аэровокзал бинасына урнаштырдылар, аларга Русия Федераль авиация кагыйдәләренә һәм һава ширкәте стандартларына ярашлы хезмәт күрсәтелә. Ризык һәм эчемлекләр бирү оештырылды", дигәннәр басмага Казан һава аланында.

Хәзерге вакытта ни кадәр зарар килүенә бәя бирелә. Урынга Татар транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме киләчәк. Тикшерү уздырылачак диелә.

  • Кичә, 3 июльдә Төркиянең Анталия һава аланында диспетчерлар протест белдереп эшләрен әкренәйтте. Татарстаннан башкарыла торган очышларга да йогынты ясый. Бу юнәлештә көн саен 2-3 очыш башкарыла, бөтенесе дә тоткарлана. Әгәр якын арада мәсьәләне хәл итмәсәләр, тоткарланулар сәгатьләргә түгел, көннәргә сузылачак, ди белгечләр.
  • Былтыр җәй Төркия беренче тапкыр русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының бишлегенә кергән иде. Шулай да русияләр арасында Төркия барыбер популярлык ягыннан беренче урында калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG