Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә парламент сайлауларында сулчы фиркаләр коалициясе җиңде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тавыш бирүләрнең беренчел нәтиҗәләре чыкканнан соң француз шәһәрләрендә урамнарга шатланган кешеләр төркемнәре чыкты. Тыныч чаралар кайбер шәһәрләрдә тәртипсезлекләргә әйләнде.

7 июль, якшәмбе көнне Франциядә парламент сайлауларының икенче туры узды.

Президент яклы уңчы блок - "Республика өчен бергә" парламенттагы күпчелекне югалтты. Мандатлар саны ягыннан аны "Яңа халык фронты" сулчы фиркаләр альянсы куып тотты. Үтә уңчыларның "Милли бердәмлек" фиркасе беренче турда җиңеп бара иде, хәзер өченче урында.

Икенче турда тавыш бирергә килүчеләр саны 66,6 процент булган.

Көндәшлек итүче фиркаләрнең лидерлары үтә уңчыларны җиңдермәс өчен, икенче тур алдыннан сулчы намзәтләр өчен тавыш бирергә чакырды.

"Яңа халык фронты" 182 мандат алган. Бу Le Monde газеты чыгарган нәтиҗәләрдән күренә.

"Республика өчен бергә" президентны хуплаучы коалиция - 168 урын алган. "Милли бердәмлек" - 143 мандат, "Республикачылар" - 45 урын. Калган берләшмәләр барысы бергә 39 урын алган.

Шул ук вакытта бер генә сәяси көч тә парламентта күпчелекне ала алмады. Франция Дәүләт җыенында 577 депутат бар, күпчелекне алу өчен 289 урын кирәк.

Франция премьер-министры Габриэль Атталь президент Эммануэль Макронга вазифасыннан китәргә әзер булуын хәбәр итте.

Тавыш бирүләрнең беренчел нәтиҗәләре чыкканнан соң француз шәһәрләрендә урамнарга шатланган кешеләр төркемнәре чыкты.

Париждагы Республика мәйданына меңләгән кеше җыелды. Башта бу тыныч чара иде, әмма соңрак билгесез затлар файерлар яндыра, чүп савытларына, велосипедларга ут төртә башлады, автобус тукталышларының пыялаларын койды.

Нантта тәртипсезлекләр башланып, полициягә күз яше агыза торган газ кулланырга туры килде, дип җиткерә ВВС-ның урыс хезмәте. Le Figaro Нантта бер полиция хезмәткәренең җәрәхәтләнүен җиткерә. Журналистлар әйтүенчә, сулчы коалициянең җиңүен бәйрәм итүчеләр аңа яна торган сыекча тутырылган шешә аткан.

  • 2024 елның июнендә Европарламентка сайлауларда үтә уңчылар җиңеп чыкты. Шуннан соң Франция президенты ил парламентына чираттан тыш сайлауны игълан итте.
  • Франциядәге сайлау нәтиҗәләренә Польша премьер-министры Х социаль челтәрендә фикер белдерде: "Парижда энтузиазм, Мәскәүдә - күңел кайту, Киевта - җиңел сулау. Варшауда бәхетле булу өчен җитәрлек".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG