Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БРИКС җыены алдыннан журналист Наилә Муллаевага кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килгән


Наилә Муллаева
Наилә Муллаева

Аннан БРИКС җыены узганда - октябрь аенда нишләргә җыенуын да сораштырганнар.

Бүген, 20 сентябрь иртәсендә Казанда яшәүче журналист Наилә Муллаева янына Экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре килгән. Алар аңа БРИКС җыены алдыннан митинглар турындагы канунны бозарга ярамавы турында кисәтү тапшырган.

Бу хакта журналист BIRDS басмасына хәбәр иткән

Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Муллаеваның соңгы ике елда ничек яшәвен, октябрьдә нишләргә җыенуын сораштырган. Куәт оешмалары вәкилләренең килүе булачак җыен белән бәйле дип фаразлана.

  • 2023 елның маенда Казанда Наилә Муллаевада һәм тагын берничә активистта Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше нигезендә тентүләр үтте.
  • 2022 елда журналистта "телефон террорчылыгы" турындагы эш нигезендә тентү узды. Әлеге эш YouTube каналында Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турындагы видеоролик чыгу нигезендә ачылды.

  • 2022 елда декабрьдә Наилә Муллаевага "гаскәрне дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф салынды, митинглар турында кануннарны кабаттан бозу өчен алты тәүлеккә ябылып торды.
  • Казанда БРИКС илләре башлыклары катнашындагы җыен 22-24 октябрьдә үтәчәк. Аңа 20 мең кунак килер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG