Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы бурычлары 4 млрд сумга якынлашкан


Архив фотосы
Архив фотосы

Шулай ук 23 йорт җылылык сезонына әзер түгел.

Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә бурычлары 3,93 млрд сумга җиткән. Бу хакта бүген мэрия киңәшмәсендә Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин белдерде.

Ул торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфаты бурычларны вакытында каплауга бәйле булачак дип искәртте.

Казандагы 160 оешманың 198 млн сумга коммуналь бурычлары җыелган. Гыйниятуллин сүзләренчә, атна саен әлеге оешмаларга кисәтү ясала.

Коммуналь бурычлардан тыш, Казанда икенче проблем — 23 торак йорт кышка әзер түгел. Алар җылылык бирү паспортын ясатмаган, шунлыктан бу йортларга җылылык бирелә алмый. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

Былтыр Казанда җылылык сезоны 5 октябрьдә башланган. Җылылык бирү өчен шәһәрдә 5 көн дәвамында уртача температура +8 градус булырга тиеш.

1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты. Татарстанның 16 районында коммуналь түләүләр ныграк артты: 14,1 проценттан 15,7 процентка кадәр.

Татарстанда, аеруча Казанның үзендә сугыш башланганнан соң коммуналь челтәрләр алыштыру 25 процентка кимегән, бәясе ике тапкырга артты.

Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG