Accessibility links

Кайнар хәбәр

БРИКС җыены вакытында Казанда иске машиналарда күренмәскә "киңәш иткәннәр"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казаннарга машиналары иске булса, автобуска күчеп утырырга киңәш иткәннәр.

Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Яки "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр. Бу хакта чыганакларына сылтама белән 116.ru басмасы яза.

Моны шәһәр үзәгендәге офисларда эшләүчеләргә генә түгел, Казаннан чыгу юлында эшләүчеләргә дә киңәш иткәннәр. Бер техникумда укучы студентларга да шәһәр буйлап җыр кычкыртып куеп "чиләкләрдә" йөрүне тыйганнар.

Казанда БРИКС җыены 22-24 октябрьдә үтәчәк. Анда 24 дәүләтнең башлыгы килер дип көтелә. Җыен вакытында шәһәрдә учак ягу, салют аттыру һәм бакчаларда мангалларда ризык әзерләү тыелды.

Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчте. Азатлык радиосы Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгарулары турында язды.

  • БРИКС җыены вакытында Казанда туристлар агымын мөмкин кадәр киметәчәкләр.
  • Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде. Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров "Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак", — дип әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG