Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар


Әмма кырымтатарчага тәрҗемәсе дә хаталы булган. Хәзерге вакытта белгечләр макетларны алмаштыру белән шөгыльләнә.

Казанның 30 август - Республика һәм шәһәр көнендә ачылган "Елмай" балалар паркына хаталы мәгълүмат такталары куйганнар. Бу хакта Inkazan яза.

Аларның кайберләрендә урыс телендәге сүзләрне һәм сүзтезмәләр татарчага түгел, кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, "оружие" сүзен "корал" дип түгел, "силя" дип язганнар.

Басма чыгарган фотодан да күренә: "Ладья" сүзен "зур көймә" дип түгел, "къарылгъач" дип язганнар. Әмма моның кырымтатар теленә тәрҗемәсе дә дөрес түгел. "Ладья" кырымтатарча "къайыкъ" була, ә "къарылгъач"ның урысчасы - "ласточка".

Басмага Парклар һәм бакчалар мөдирлегенең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хәзерге вакытта белгечләр макетларны алмаштыру белән шөгыльләнә.

Язулы такталарны куйган оешма - тәрҗемәләр бюросы биргән мәгълүмат белән эшләгән булган диелә. Ә тәрҗемәләр бюросы "гомуми контекстны аңламаганга күрә" ялгыш тәрҗемә бирүләрен әйткән. Шул ук вакытта балалар паркында баннерларны тулысынча кайчан алыштырып бетерәчәкләре билгеле түгел диелә.

  • 2022 елда Татарстанда хаталы элмә такталар саны 7 меңнән артып киткән. Иң күп хаталар Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә диелгән иде.
  • Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикадагы элмә такталар һәм юл күрсәткечләрен тиешенчә ике дәүләт телендә эшләп бетерү бурычын куйды.
  • "Бу транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган аерым мәсьәлә. 2022 елга кадәр куелган юл күрсәткечләрен ике дәүләт телендә эшләп бетерергә кирәк. Бу элмә такталарга да, урамдагы аншлагларга да, мемориал һәм мәгълүмати такталарга да кагыла. Муниципаль берәмлекләргә алдан Татарстан фәннәр академиясе белән килештереп барлык эшләрне үткәрергә кирәк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG