Төньяк Корея азык-төлек җитмәү проблемын Русиягә хәрби кирәк-яраклар биреп һәм Украинадагы сугышка махсус көчләр (спецназ) бүлекчәләре җибәреп хәл иткән. Бу хакта Көньяк Кореянең The Korea Herald газеты хәбәр итте. Мәскәү Пһеньянга 700ләп тонна дөге биргән, бу моңа кадәр биргәненнән 600 тоннага күбрәк, диелә.
Бу белешмәләрне Көньк Корея күзләү хезмәте парламент күзләү комитетына бирде, дип җиткергән газетка парламент әгъзасы, Көньяк Кореянең Мәскәүдәге элекке илчесе Ви Сон Лак.
700 тонна дөге – Төньк Кореядә җитештерелә торган еллык дөгенең якынча 17 процентын тәшкил итә, ди ул. Русия җибәргәннән соң, Төньяк Кореядә дөгегә кытлыкның яртысы диярлек капланган.
Хәзер Русия Көньяк Кореядән артиллерия снарядлары сатып ала башлагач, азык-төлек кытлыгының күп өлеше "мөгаен корал сәүдәсе бәрабәренә беткәндер", дип белдергән ул.
Фридрих Науманн исемендәге алман фонды исәпләүләренчә, Төньяк Корея Русиягә барлыгы 5,5 миллиард долларлык корал саткан булырга мөмкин. Бу – илдәге тулай эчке продукт (ВВП) күләменең дүрттән бере кадәр.
Элегрәк "Рёнхап" агентлыгы парламентка бирелгән күзләү хисабына сылтанып, Русия Төньяк Кореяга корея хәрбиләренең хезмәт хакларын җибәрә, дип хәбәр иткән иде. Бер кеше өчен аена 2000ләп доллар турында сүз бара, бу контракт төзеп Украина сугышына киткән русияләрнең хезмәт хакы кадәр.
Акчаларның күп өлеше Төньяк Корея хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә барып җитмичә дәүләттә калырга да мөмкин. Бу исә Төньяк Корея дәүләтенә елына 200 миллион доллар китерергә мөмкин. Төньк Кореягә валюта нык җитми, шуңа күрә бу акчалар ил бюджеты өчен җитди кертемнәр булачак.
Төньк Кореядә айлык уртача хезмәт хакы 2022 елда 1-3 доллар дип бәяләнгән. Контрактчыга ай саен бирелә торган 2000 доллар исә, илнең бер кешесенең 83 еллык хезмәт хакы дигән сүз. Хәрбиләр үзләре бу акчаларның ни кадәр күләмен алып каладыр - билгесез.
Моннан тыш, The Korea Herald язуынча, Русиядә Төньяк Кореядән 4000ләп эшче эшли, алар бюджетка аена якынча 800 доллар китерә. Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский Русия эшче кулларга зур кытлык кичерүче сәнәгать оешмаларына Төньяк Корея эшчеләрен китертү турында ил белән сөйләшүләр алып бара, дип әйткән иде.
- Элегрәк Көньяк Корея күзләве Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрүе турында белдерде. Соңрак НАТО Төньяк Корея гаскәрләренең Русиягә килүен раслады һәм моны Путинның "өметсезлеген" күрсәтә диде. Мәскәү белән Төньяк Корея моңа фикер белдермәде.
- Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум