Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне Украинадан басып алынган Запорожье өлкәсенә һәм Башкортстанга җибәрәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук 42 кешене Башкортстанга китергәннәр.

Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов өлкәнең чик буендагы районнарыннан эвакуацияләнгән кешеләрне Запорожье өлкәсенең баскынлыктагы өлешендә урнашкан вакытлыча яшәү пунктларына күчерәчәкләрен әйтте.

Смирнов сүзләренчә, Запорожье өлкәсенә Русия куйган башлык Евгений Балицкий Курски кешеләре өчен "Бердянскидан Кирилловкага кадәр Азов диңгезе ярында урнашкан шифаханәләр һәм пансионатларны җиһазландырырга" тәкъдим иткән.

Якында кешеләрне баскынлыктагы Запорожьега илтү өчен беренче рейслар оештырылачак диелә.

Шул ук вакытта Украинаның Запорожье өлкәсе - тулысынча Русия контролендә түгел. Биредә дә хәрби хәрәкәтләр бара.

Шулай ук Курски өлкәсеннән 42 кешене: 34 бала белән, аларны озатып килгән 8 өлкәнне Башкортстан кабул иткән. Бу хакта "Башинформ" җиткерде. Алар кичә, 12 августта килгән. Курски кешеләрен Дүртиле районындагы шифаханә һәм сәламәтләндерү аланына урнаштырылган диелә.

Элегрәк Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне үзендә кабул итәргә әзер булуын белдергән иде. "Курски өлкәсендә ниләр булуын күрәсез. Вазгыять авыр. Курски өлкәсе җитәкчелеге белән элемтәгә чыктык. Без Курски өлкәсендә яшәүчеләрне кабул итәргә әзер, дидем. Бу - безнең төп бурыч", дигән иде республика башлыгы Радий Хәбиров.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • 12 августта Русия хакимиятләре биргән мәгълүматка күрә, төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә.
  • Төбәктән 120 меңнән артык кеше киткән, тагын 180 мең кешене эвакуацияләү кирәк. Хакимиятләр сүзенчә, Курски өлкәсенә һөҗүм барышында 12 кеше үлгән.
  • Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG