Accessibility links

Кайнар хәбәр

Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Ирек Мәгасүмовны Русия каһарманы дигән исемен кире алып, 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Дәүләт гаепләве Мәгасүмовны үтерү маддәсе нигезендә 10 елга, "хулиганлык" маддәсе нигезендә өч елга утыртуны сораган иде.

Баскынлыктагы Луһански "халык республикасы"ның хәрби мәхкәмәсе Татарстанның Мамадыш районы егете, подполковник Ирек Мәгасүмовны 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Аны 2023 елның августында 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепле дип тапканнар, шулай ук "хулиганлык" маддәсе нигезендә дә хөкем иткәннәр.

Бу хакта Мәгасүмовның адвокаты — Константин Елфимовка сылтама белән "Реальное время" яза.

Адвокаты әйтүенчә, аның "подполковник" дәрәҗәсен һәм өч Батырлык орденын тартып алганнар. Әлегә хөкем карарын шикаять итү турында уйлыйлар. Әгәр аның хәрби дәрәҗәсен саклап калсалар, Мәгасүмов Украинадагы сугышта офицер буларак катнашуын дәвам итә алачак.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның 11 августында Мәгасүмов белән өлкән лейтенант Павел Яськевич барда ике кыз белән таныша. Алар ирләрдән пистолеттан атып күрсәтүне сорый, тик бу кызларның берсенең үлеме белән тәмамлана. 18 яшьлек Дарья Киселева ядрә ярасыннан ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була.

Мәгасумовның яклавы әйтүенчә, пистолеттан аткан чакта хәрби анда бөтенләй булмаган. Чөнки бу хәл булыр алдыннан берничә минут кына алдан аңа бергә хезмәт итә торган хезмәттәше шалтыратып, татуировкалы биш егет бәйләнә дигән һәм үзенә ярдәм итүне сораган. Мәгасүмов хезмәттәше янына киткән, ә Яськевич кызлар белән калган. Коралын алып куйган чакта ул ялгыш тәтегә (курок) баса, ядрә кызларның берсенә эләгә. Ир куркып урыннан качкан, ә кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән ди Мәгасумовның яклавы.

Дәүләт гаепләве Мәгасүмовны үтерү маддәсе нигезендә (Җинаятькодексының 105 маддәсе) — 10 елга, "хулиганлык" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 213 маддәсе)— өч елга утыртуны сораган иде. Тикшерү фаразынча, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.

  • Быел мартта Татарстан хәрби кардәшлеге Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты.
  • Ирек Мәгасүмовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме былтыр августта бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG