Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты


Алсу Кормашева 31 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә
Алсу Кормашева 31 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә

Моңарчы мәхкәмә аны 5 июньгә кадәр сак астында калдырган иде.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе бүген, 31 майда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты. Бу хакта RusNews җиткерә.

Хөкемдар карары чыкканчы Кормашева журналистларга үзен начаррак хис итә башлавын әйткән. Ул кайбер диагнозлары барлыгын, сәламәтлеген яхшырту мөмкин түгеллеген сөйләгән. "Булганын гына сакларга мөмкин" дигән. Алсу Кормашева үзенә операция кирәк булуын да әйткән. Журналистны изоляторда тоту шартлары үзгәрмәгән: аны 10 кешелек камерада тоталар. Шулай ук Алсу Кормашева соңгы тапкыр балаларының тавышын 2023 елның октябрендә ишетүен әйткән. Аңа шалтыратырга ярамый, хатлар сирәк килә.

Моңа кадәр мәхкәмә аны 5 июньгә кадәр сак астында калдырган иде.

Ул чакта журналистның яклаучысы аңа өй сагы да җиткән дип белдерсә дә, мәхкәмә Кормашеваны изоляторда тотарга дәвам итәргә кирәк дип хәл итте.

Утырыштан соң Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар" диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк, ә табиблар минималь ярдәм күрсәтә" диде ул.

Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашеваның 5 августка кадәр сак астында калдырылуына карата фикерен белдерде:

"Бу мәгънәсез, рәхимсез эзәрлекләүнең гаделсезлеге көннән-көн арта бара. 227 көн буе төрмәдә тотып, Русия хакимиятләре Алсуны АКШ ватандашы буларак төп хокукларыннан мәхрүм итә. Бу вакыт эчендә Алсу яраткан балалары һәм ире белән бер тапкыр да телефоннан шалтыратышмаган, аңа АКШ консуллыгы белән элемтәгә керергә бирмиләр, адекват дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтелми. Алсу нигезсез гаепләүләр белән Русия төрмәсендә утырырга түгел, ә өендә, Прагада үзенең кызлары белән булырга, аларга чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә булышырга тиеш" диде Стивен әфәнде.

Күптән түгел аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.

"Без кызлар белән нәрсә көтәргә дә белмичә Вашингтонга килдек, әмма биредән АКШ хөкүмәте һәм сүз иреген яклаучылар Алсуны кайгырта һәм аны азат итү өчен көрәшәчәкләр дигән ныклы ышаныч белән китәбез. Дәүләт департаменты тиздән Алсуны "канунсыз тоткарланган" дип игълан итәр дип өметләнәбез, бу аны азат итү өчен АКШ хөкүмәтенең бөтен ресурларны да тулысынча куллана алуы өчен кирәк. Алсу бернинди начар әйбер эшләмәде, аны бары тик Америка ватандашы булганга гына тоткарлап торалар", диде Павел Буторин.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG