Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп укучылары һәм цензура. Русиядә әдәбият дәресләре нинди булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яңа уку елында Русиядә мәктәп укучылары әдәбиятны яңартылган програм нигезендә укый башлаячак. Русия мәгариф министрлыгы фәрманында бу "геосәяси вазгыять үзгәрү сәбәпле" дип аңлатыла. Өлкән сыйныфларда уку мәҗбүри булган әсәрләр исемлегеннән репрессияләр турындагы китаплар юкка чыккан. Мәсәлән, 10 һәм 11 сыйныфлар Варлам Шаламовның "Колым хикәяләрен", Георгий Владимовның "Тугры Руслан" әсәрләрен, Оруэлл белән Хакслиның антиутопия романнарын укымаячак. Аның каравы митрополит Тихон Шевкуновның (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) "Империянең үлеме. Русия сабагы" әсәрен өйрәнү киңәш ителгән.

"Бу сугыш этлекле, чөнки ул җиңүсез генә, гел дәвам итеп торырга тиешле. Аның төп максаты — кеше гомерләрен генә түгел, кеше хезмәтенең җимешләрен дә юк итеп, гамәлдәге дәүләт корылышын саклап калу, чөнки мул тормышның үсеше иерархия җәмгыятенең үлеменә китерергә мөмкин".

Бу — Оруэллның "1984" романыннан өзек. Китап 75 ел элек чыккан, тик хәзерге Русия өчен ул әле дә куркыныч дәрәҗәдә актуаль. Мәгариф министрлыгы түрәләре мондый текстлар балаларның нәфис җаннарын борчырга тиеш түгел, дип саный.

Өлкән сыйныфларда әдәбият фәненә атнасына өч дәрес бирелә. Аның каравы бу уку елында башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләренә вакыт табылды. Ул мәктәпләрдә 90нчы еллар башыннан укытылмый башлаган иде. Ә хәзер балалар бу дәресләрдә, аерым алганда, утлы корал һәм гранат белән эш итәргә өйрәнә: кызлар да, малайлар да. Теориядә дә, гамәлдә дә.

Совет чорыннан соңгы Русиядә кыска бер чор булып алган иде: мәктәпләр балаларны күпсанлы програмнар һәм дәреслекләр арасыннан үзләре теләгәнен сайлап алып укыта алды. Аннан соң мондый иркенлек бетте һәм алга таба урта белем бирү бердәй була башлады. Совет чорындагы кебек үк, җирле үзенчәлекләргә, укучыларны әзерләү дәрәҗәсенә карамастан, бөтен ил эчендә һәм бөтен мәктәпләрдә бер үк дәреслекләр, бер үк белем бирү програмнары.

Гел тикшерүләр булып торганга, ә кайбер урыннарда хәтта укытучыларны әләкләү куркынычы булганга, мөстәкыйльлекне күрсәтү, укыту планына ниндидер үзгәрешләр кертү авырайганнан-авырая.

Бары тик әдәбият фәнендә бераз ирек сизелә: укытучыга кайбер авторларның документта күрсәтелгән ике-өч әсәреннән берәрсен сайлап алырга мөмкинлек бирелә.

Моннан тыш уку мәҗбүри булган китаплар һәм өстәмә исемлектәге китаплар бар. Аларның исемлеге озын. Мәктәп укучысының бу кадәр материалны ничек үзләштерәчәген, укытучының бу әсәрләрнең бөтенесе турында да ничек сөйләп җитешәчәген күз алдына китерү авыр.

Петрозаводски мәктәбендә Украинадагы сугышның "файдасын" аңлату дәресе
Петрозаводски мәктәбендә Украинадагы сугышның "файдасын" аңлату дәресе

Шушы хәлгә Мәскәү мөгалиме һәм филолог Михаил Павловец ачыклык кертте, ул үзенең "Сердечно ваш МП" Telegram-каналында болай дип яза:

"Бөтен үзгәрешләр дә уку мәҗбүри булган, әмма "сайлап алырга" ярый торган бүлектәге әсәрләргә кагыла. Минем күзәтүләремә күрә, бик сирәк очракларны гына исәпкә алмаганда, мәктәптә бу әсәрләрне беркем дә укырга алынмый. Бу әсәрләр бөтенесе 11 сыйныфка туры килә, ул чакта әдәбияттан БДИ бирүчеләр (гадәттә бу сыйныфта ике-өч кеше) 5-10 сыйныфта үткәннәрне кабатлый, ә калган балалар бөтенләй укымый, чөнки аларның башка фәннәрдән БДИ бирәселәре бар.

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк: А.Фадеевның "Яшь гвардия" һәм Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты" әсәрләренең кайбер бүлекләре аерым пунктка кертелгән, димәк аларны өйрәнү мәҗбүри булачак. БДИ биргәндә бу әсәрләргә кагылышлы биремнәр булмаячак, чөнки мәгариф минстрлыгы ни өчен әдәбияттан баллар кинәт төште дигән сорауга җавап биреп утырырга теләмәячәк. Шуңа бу әсәрләрне керткәннәрме — керткәннәр, "булды" дигән тамга куярга да була. Шунсы да игътибар җәлеп итә — тирәнәйтелгән програмда Е.Замятинның "Без" романы аерым пункт булып бара (Оруэлл һәм Хаксли әсәрләре булмауны өлешчә компенсацияли). Аның каравы Шолоховның "Тыныч Дон" романының хәзер аерым бүлекләрен генә укыйсы, элек аны тулысынча укыталар иде, бу мөмкин эш түгел", дип яза Михаил Павловец.

Әдәбият дәресеннән мәктәп программы консервативрак була бара. Бүгенге көннең төп темасы — сукыр патриотизм. "Корыч ничек чыныкты" — тирән архаика кебек. Әмма юк, никтер Павел Корчагинны кабат искә төшерү кирәк булган. Китапның төп каһарманы бернинди мәгънәсе булмаган тар колеялы тимер юл өчен көрәшә һәм бу аны авыр чиргә китерә, әмма аның каравы ул үзен корбан итә. Ягъни, батырлык кыла.

Әдәбият фәненнән яңа мәктәп програмы ни кадәр генә буталчык һәм үзенә үзе каршы килә торган булмасын, тарихчы һәм мәдәният социологы Илья Кукулин укылырга тиешле әсәрләр исемлегендә цензура чагылыш тапкан дип саный.

Илья Кукулин
Илья Кукулин

Аның өчен бу, мәсәлән, Русиядә нәшер ителгән китапларның кануннарга туры килүен тикшерүче, килмәсә аларны алып куярга киңәш итүче белгечләр үзәге оештырылуы кебек үк вакыйга. Үзәк инде китапларга бәясен бирә башлады да. АСТ нәшрияты исә бу белгечләрнең бәяләмәсе белән ризалашырга мәҗбүр калды һәм Владимир Сорокинның "Мирас", Майкл Каннингемның "Дөнья читендәге йорт" һәм Джеймс Болдуинның "Джованни бүлмәсе" китапларын сатуны туктатты.

— Укытучылар да цензурага дучар булды. Хәзер рәсми дәрәҗәдә нинди әсәрләрнең хуплануы, ниндиенең хупланмавы бу исемлектән күренә. Мәсәлән, Василий Гроссман белән Варлам Шаламов китапларын програмнан алганнар, бу нацизмны аклау турындагы гаепләүләр булмасын өчен эшләнгән. Хәзер бит нацизмны аклауны бөтенләй көтелмәгән җирләрдә дә күреп алалар. Чынлыкта исә исемлекнең үзгәрүе — безнең дәүләт идарәсендә сталинизмның торган саен ачыграк чагыла башлавы.

Министрлык фәрманының кереш өлешендә язылганча, үзгәрешләрне "геосәяси вазгыять үзгәрү сәбәпле" кертәләр. Моны әзерләгән кешеләрнең нәрсәне күз уңында тотуын фаразлый аласызмы?

— Путин Украинага каршы башлаган сугыш кына күз уңында тотылмый, дөньяда көчләр кискен бүленде, ә бу сугыш аркасында килеп чыкты. Икенче яктан, хакимиятне хуплаучы активистлар бу кискен бүленү алга таба да дәвам итүен тели. Аерым алганда, АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты Израил белән Украинага ярдәм һәм Русия мөлкәтен Украинага тапшыру турында канун өлгесе кабул иткәч, Захар Прилепин Русиягә Африка һәм Латин Америкасы илләре белән беректәшлекне көчәйтергә кирәк, дип язды. Бу бит дөнья схемасын яңадан төзергә тырышу дияргә мөмкин. Күрәсең, болар барысы бергә — сугыш һәм Русия җитәкчелегенең халыкара берлекләргә мөнәсәбәте хәзерге телдә геосәяси вазгыять үзгәрү дип аталадыр да. Икенче яктан караганда, бәлки ул кадәр тирән уйланмасак та буладыр. Министрлык түрәләре Захар Прилепинның бу чираттагы "әсәрен" укыды микән әле. Шуны аңлау мөһим — хәзер Русиядә теләсә нинди чикләү чараларын геосәяси вазгыять үзгәрде дип аклыйлар, ә алар цензура дияргә дә була.

Мәктәптә укылырга тиешле әсәрләр исемлегенә кайтсак. Ярар, бер әсәрне икенчесе белән алыштырганнар, кайберләре начаррак та түгел. Монда ниндидер тенденция күзәтеләме әллә инде бу яңа үзгәрешләр өчен бу кадәр борчылмасак та буламы.

— Бу сорауга аерым-аерым җавап бирим әле. Минемчә, үзгәрешләр өчен әллә ни борчылырга кирәкми, чөнки Михаил Павловец язганнарыннан да бу исемлекнең әллә ни йогынты ясамавы күренә. Совет чоры тәҗрибәсенә ия укытучылар укучыларның 90нчы елларда шул ук Шаламовны һәм Гроссманны өйрәнә башлауларын хәтерлидер, алар бу исемлекнең күрсәтмә булуын аңлый: совет чорында тыелган бернинди әдәбиятны да хәзер мәктәптә телгә алырга ярамый (бу әлегә Александр Солженицынга гына кагылмый). Шулай да монда тенденция дә күзәтелә. Русиядә цензура һәм үзцензура күптәннән бар. Хакимиятләр цензураны 2000нче еллар башында кертте дияргә дә була. Ә үзцензура аңа кадәр дә бар иде. Хәзер бу чикләүләр бөтен җирдә бит. Барысы да медиадан башланды, ә хәзер моны бөтен җирдә күрәбез. Китап кибетләрендә дә, түрәләрнең эшчәнлегендә дә, социаль челтәрләрдә дә. Шуңа күрә цензура тыюларының нәтиҗәләре, хәтта хәзерге сәяси вазгыять үзгәрсә дә, бик озак барачак әле дип борчылырга кирәк. Менә мондый борчылу бик урынлы.

Бу нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин? Акыл сөреше үзгәрәчәкме?

— Әлбәттә. Инде хәзердән үк үзгәрә. Хәзерге Русиядә цензура функциясен үти дип әйтерлек күп кенә кануннар бар. Алар арасында "нацизмны аклау" турындагысы да бар. Сталинны тәнкыйтьләдеңме, яки Икенче дөнья сугышы чорындагы берәр совет җитәкчелегенме — шушы кануннарны эшкә җигә алалар. Хәзерге хакимияткә үз гамәлләрен легитим итү өчен Сталинны пропагандалау кирәк. Шуңа бүген түрәләр мәктәп програмыннан совет чоры золымнары турындагы китапларны яки сугышның шыксыз һәм фаҗигаи яклары күрсәтелгән китапларны алып куя. Элек төрле темадагы китапларның чагыштырмача ирекле әйләнештә булуын күрә идек, ә бүген кабаттан телгә алмавың яхшырак булган китаплар бар, кызганыч, бу акыл сөрешендә үзгәрешләргә китерәчәк.

— Сез өлкән сыйныф укучылары мәктәп програмындагы бөтен әсәрләрне дә үзләштереп бетерә алмаячак, дидегез. Шулай да кемдер укырга да мөмкин. Ә кем укымаган, аңа "мөһим нәрсәләр дәресендә" яки Украинадагы фронттан кайткан "каһарман" белән очрашуда аңлатырлар. Мин дөрес аңлыйммы — хакимияттә "каты кул" булуын үсмерләр норма буларак кабул итә башларга мөмкин дигән куркыныч чынлап та бармы?

— Миңа калса, үсмерләр өчен ул кадәр нык борчылырга кирәкми. Совет чорында да төрле тыюлар җитәрлек булган. Үсмерләр нәкъ менә тыелган әйберләргә тартылган. Шул исәптән сәяси яктан куркыныч әдәбиятка да. 14-15-16 яшьлек кызга яки малайга син ничек дип әйтсәң, алар да шулай дип уйлаячак дип санау бик үк дөрес түгел. Шуңа күрә, минемчә, мәктәптә консерватив, патриархаль һәм милитаристик кыйммәтләрне тарату кемгәдер кире йогынты ясарга мөмкин. Башка проблем бар үсмерләр совет чорындагы кебек икефикерлелеккә кабат ияләшә башлаячак. Бу күңелсез хәл, ди Илья Кукулин.

Язманың оригиналы: "Радио Свобода"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG