Accessibility links

Мария Вьюшкова: "Сугышта асаба халык вәкилләре чамасыз күп кырыла"


Уфадан ихтыяриларны сугышка җибәрү, иллюстратив фото
Уфадан ихтыяриларны сугышка җибәрү, иллюстратив фото

Активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында фаҗига булуын белдерә. Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.

Русия Украинага каршы башлаган сугыш инде 2,5 елдан артык дәвам итә. Сугышта ике яктан да күпме кеше үлгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел, рәсмиләр бу саннарны яшерә. "Медиазона" һәм BBC алып барган исемлектә бүгенге көнгә үлгән 66,4 меңнән артык Русия хәрбие исеме бар, әмма бу — журналистлар ачык чыганаклардан тапкан һәм раслый алган үлемнәр генә. Чынлыкта бу сан күпкә күбрәк дип әйтелә.

Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.

Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан да аеруча күп булуы күзгә ташлана.

"Медиазона" туплаган исемлекне карасак, Русия төбәкләрендә үлүчеләр саны ягыннан беренче урында Башкортстан бара. Татарстан бу исемлектә — дүртенче урында.

Узган елны Азатлык Радиосы бу темага "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, активист Мария Вьюшкова белән сөйләшкән иде. Ул сугышта Русия ягыннан үлүче этник төркем вәкилләрен саный һәм аларның гомум пропорциясен өйрәнә.

"Ирекле Бурятия" фонды 2022 елның мартында оешты. Аны оештырган бурят активистлары Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Фонд әгъзалары хокук яклау белән шөгыльләнә, сугышка каршы эшчәнлек алып бара. Моннан тыш фондның "Русия денацификациясе" дип аталган проекты эшли, анда Русия эчендә расизм һәм ксенофобия очраклары теркәлә. 2023 елның 10 мартында Русия юстиция министрлыгы фондны "ят агент"лар исемлегенә кертте.

Украинадагы сугышта Русия ягыннан үлүчеләр арасында чыннан да асаба халыклар, этник азчылыклар вәкилләре илдәге процентлары белән чагыштырганда күбрәк үлә

Ул чакта тикшеренүче Русиядәге асаба халыкларның сугышта чамасыз күп булуын ачыклаган иде. Бу нәтиҗәне ул 2022 елның сентябренә кадәр булган саннарга нигезләнеп әйтте.

— Төп нәтиҗәбез шул: Украинадагы сугышта Русия ягыннан үлүчеләр арасында чыннан да асаба халыклар, этник азчылыклар вәкилләре илдәге процентлары белән чагыштырганда күбрәк үлә.

Аерым алганда, бу бурятлар һәм тывалар санында яхшы күренә. Бурятлар һәм тывалар турында күп сөйләнде. Чынлыкта сугышта үлүче этник казакълар саны күпкә югарырак. Аеруча Әстерхан казакълары арасында үлүчеләр күп. Карагыз: соңгы җанисәп саннарына күрә, Әстерхан өлкәсендә казакълар күләме 17.6% дип аталды. Бу өлкәдә исә алар сугышта үлүчеләрнең яртысын тәшкил итә! Безнең статистикада үлүчеләр арасында казакълар — 3.1–4.0% тирәсендә, ә Русия буйлап алар нибары 0.47% кына.(2020 елгы җанисәпкә күрә Русиядә казакълар саны 0.4% — ред).

Байкал арты өлкәсендә яшәүче бурятлар арасында да бу ачык күренә. Алар бу төбәктән үлүчеләр арасында 25%ка кадәр тәшкил иткән, ләкин бу төбәктә аларның проценты күпкә түбәнрәк, алты процент чамасы гына, — дип сөйләгән иде Вьюшкова.

Хәзер вазгыять нинди?

Узган атна "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Вьюшкова бу диспропорциянең саклануын белдерде. Аеруча Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш азсанлы халыкларының сугышта чамасыз күп үлүе күренә, ди ул.

— Бу диспропорция беркая да юкка чыкмады. Казакълар, бурятлар һәм тывалар кебек Русиянең этник азчылыкларының, аларның Русиядәге күләме белән чагыштырганда, Украинадагы сугышта берничә тапкыр күбрәк үлүен без төгәл күрәбез.

Моннан тыш берсе дә сөйләмәгән "сүзсез фаҗига" бар — Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар. Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди Мария Вьюшкова.

Аның сүзләренчә, алар арасында мобилизациягә эләгүчеләр күләме зур. Мисал булып ул Хабаровски төбәген китерә, анда мобилизациягә асаба халыклар вәкилләрен күпкә ешрак эләгүен дәлилләгән төгәл саннар бар, ди белгеч.

Бу максатчан сәясәтме?

Бу Мәскәү Кремленең максатчан сәясәтеме дигән сорауга Вьюшкова турыдан-туры мондый әмер юк дип саный. Шул ук вакытта, бу Русиядәге даими дискриминация нәтиҗәсе дә була ала, дип фаразлый.

— Путиннан сугышка барлык асаба халыкларны җибәрү дигән күрсәтмә булды дип уйламыйм. Әлбәттә, юк. Әмма бу системлы дискриминациянең туры булмаган нәтиҗәсе. Шул ук Хабаровски төбәге турында сөйләшкәндә, асаба халыклар — анда иң зур куркыныч янаган һәм дискриминациягә дучар булган төркем. Аларга мобилизациядән качу кыенрак.

Икенчедән, асаба халыкларга мөнәсәбәт һәм ксенофобия сәбәпле, сәяси яктан нәтиҗәләр дә минималь була. Милли азчылыкларны сугышка чамасыз күп җибәрүгә халыкның күпчелеге ризасызлык белдермәячәк, — дип саный активист.

Вьюшкова, гомумән, Кремльнең бу сугышны иң зур куркыныч астында булган төркемнәр ярдәмендә алып баруын искәртә: төрмәдә утыручылар, мигрантлар, социаль яктан якланмаган кешеләр һәм башкалар.

— Дорфа итеп әйткәндә, [хакимияткә] алар кызганыч түгел. Ни кызганыч, бездә бу төркемгә азсанлы асаба халыклар вәкилләре дә эләгә булып чыга, — ди ул.

Башкортстан белән Татарстан – "алдынгы" сафта

"Медиазона" һәм BBC сугышта Русия ягыннан үлеп баручыларны теркәп барган исемлектә төбәкләр буенча аерым статистика бар. Бу саннарга күрә, сугышта иң күп үлүчеләр – Башкортстаннан (2578 расланган үлем). Татарстан да беренче бишлеккә керә (2106 расланган үлем). Беренче бишлек менә шундый:

  • Башкортстан – 2578
  • Краснодар крае (Кубань) – 2385
  • Екатеринбур – 2228
  • Татарстан – 2106
  • Пермь төбәге – 1965

Чагыштыру өчен: халык саны күпкә күбрәк булган Мәскәүдән расланган үлемнәр саны – 637, Петербурдан – 670. Исегезгә төшерәбез, бу журналистлар ачык чыганаклар ярдәмендә ачыклый һәм раслый алган саннар гына; хакимият чын саннарны атамый, чынлыкта алар зуррак булырга мөмкин.

Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрне Азатлык Радиосы да исәпләп бара. Без раслый алган үлемнәр саны "Медиазона"га караганда зуррак:

  • Башкортстан – 2866
  • Татарстан – 2566

Азатлык белән сөйләшүдә Мария Вьюшкова да үлемнәрнең Идел буе төбәгендә артуына игътибар иткән иде. Үлүчеләрнең зур күләме Русиянең көнчыгышыннан көнбатышка таба күчә, аеруча Идел буе һәм Урал төбәкләренә, дигән иде ул.

Сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре арта бара

Белгеч әле бер ел элек Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә Башкортстаннын Русия күләмендә үлемнәр саны белән алга чыгачагын фаразлаган иде. Моны ул күзәткән тенденцияләргә нигезләнеп әйтте, һәм бу фаразы чынга ашты.

— Башкортстан — мобилизациягә эләгүчеләрнең үлемнәре буенча да алдынгы урында, ул иң күп мобилизацияләнүче үлгән беренче биш төбәккә керә. Һәм ул бу "рейтинг"та үсә генә бара.

Башкортстанда зур күләмдә башкортлар һәм татарлар яшәве сәбәпле, бу үлүчеләр арасында башкортлар һәм татарларның күбәюн дә аңлатачак. Мин моны инде хәзер үк күзәтәм: сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре арта бара, — дип сөйләгән иде Вьюшкова.

Русиядә милли азчылыкларга мөнәсәбәт

2024 елның 17 августында Новосибирскида чыгышы белән Алтайдан булган 17 яшьлек Ксения Чепонова үзенә кул салды. Үзенең Телеграм-каналындагы калдырган постында ул аны милләте сәбәпле мыскылганнарын язган. Аннан көлгәнчегә кадәр ул "үз милләтеннән оялмаган иде" дигән.

Русия рәсмиләре даими рәвештә илдә раса һәм милләткә карап дискриминацияләү юк дип белдерә. Украинага каршы башлаган сугышның төп сәбәпләрен берсе итеп тә Русия җитәкчелеге һәм Владимир Путин үзе "денацификация"не атый.

Үзе Новосибирскида туган һәм яшәгән Вьюшкова Алтай кызы турында вакыйганы фаҗига дип атый. Ул шәһәрдә Азия һәм асаба халыкларына карата расизм күренеше булганын һәм моны яхшы белүен әйтә.

— Әлбәттә, гадәти тормышта моны гел күреп торабыз. Бу — Русиядә пропаганданың ялган булуын дәлилләгән ачык хәбәр. Чынлыкта Русиядә ксенофобия чәчәк ата һәм неонацистлар эш итә, ә безне "Украинаны денацификацияләргә" өндиләр.

Проблем шунда: Русиядә расизм — бөтен җирдә, ул һава кебек, ләкин аның турында беркем сөйләшми. Кешеләр моны гадәти күренеш буларак, көнкүреш тормышның өлеше кебек кабул итә. Бу теманы күтәрергә һәм кешеләрнең күзләрен моңа ачу мөһим. Үсеш алган илләрдән аермалы буларак — мисал өчен, Америка кушма штатларыннан — Русиядә системлы расизм турында сөйләшүләр әле башланмады да, — дип сөйләде Вьюшкова "Idel.Реалии"га.

Узган елгы әңгәмәдә дә ул "Русиянең үзендә денацификациягә ихтыяҗы бар" дип сөйләгән иде.

— Урыс булмаган халыклар өчен Украина "денацификациясе" тезисы алдан ук әкият иде, чөнки күп кенә этник оешмалар, активистлар дискриминациягә каршы оеша, хәрәкәт итә башлый бит. Бу теманы "Ирекле Бурятия" фонды күтәрә иде, һәм бу тема һәрвакыт зур кызыксыну уята иде. Русиядә системлы расизм, көнкүреш расизмы — гадәти күренеш. Син Русиядә азчылык халык, этник төркем вәкиле икән — сиңа Русиядә беркайчан да үзеңнең кем булуыңны онытырга бирмәсләр. Татарлар очрагында бу мәсьәләдә әле исламофобия дә роль уйный, — дип сөйләгән иде белгеч.

"Idel.Реалии"да Вьюшкова белән чыккан әңгәмәне монда карый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG