Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң бераз вакыт узгач, төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларының үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
"Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, хәзер бәйсез күзәтүче Мария Вьюшкова бу мәсьәләгә баштан ук игътибар итте. Ул сугышта Русия ягыннан үлүче этник төркем вәкилләрен саный башлады һәм аларның гомум пропорциясен өйрәнде.
Берничә ай элек Кэмбридж университеты чыгарган журналда Вьюшкованың "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе чыкты. Бу Русиянең Украинадагы сугышында Русия милли халыкларының югалтулары турында беренче фәнни хезмәт, ди ул.
Галимә этник төркемнәр югалтуларын ничек саный һәм милли азчылыклар сугышта чыннан да урысларга караганда күбрәк үләме? Моны дискриминация дип атап буламы? 2022 елгы мобилизация нигә милли төбәкләргә нык бәрде? Татарстан белән Башкортстан арасында үлемнәр мәсьәләсендә нинди аерма күренә?
Шушы һәм башка сорауларга җавапларны белгеч белән бергә эзләдек.
— Сугышның беренче айларында ук анда Русия ягыннан үлүчеләр арасында милли азчылыклар вәкилләре шактый күп дигән тезислар барлыкка килде. Сез бу теманы кайчан өйрәнә башладыгыз? Нинди тикшеренүләр алып барасыз?
— Мин үзем "Ирекле Бурятия" фондын оештыручыларның берсе. Хәзерге вакытта мин фондта түгел, шуңа карамастан, без Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң оешкан сугышка каршы беренче этник оешма булдык. Шуннан соң башка этник активистлар үз оешмаларын шул исәптән безнең мисалда да оештырган.
Оешманың беренче көннәреннән үк мин үлүчеләр статистикасы белән шөгыльләндем. Ачык чыганаклардан сугышта Русия ягыннан үлүчеләрне эзли идем һәм аларның милләтен билгеләргә тырыша идем. Кэмбридж университеты чыгара торган "Inner Asia" журналында минем һәм Евгений Шерхонов авторлыгында фәнни мәкаләбез чыкты. Мин белгәнчә, бу Русия ягыннан үлүчеләр арасында этник вәкилләр диспропорциясенә багышланган әлегә бердәнбер фәнни хезмәт.
Үлүчеләр арасында төрле милләт вәкилләрен без ничек барладык? Без үз исемлекләрен һәм статистикасын алып барган милли активистлар белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Һәр кешене аерым тикшерергә тырыштык. Кайсы милләткә каравы – кеше үзе генә әйтә алган мәгълүмат, ләкин бу очракта кеше инде үлгән, шуңа күрә без башкача эш итәргә булдык. Теге яки бу милләт, этник төркем аны "үз кешесе" дип саныймы, юкмы? Милләтне билгеләүдә бу иң яхшы ысул дип уйладык.
Шулай итеп без, мәсәлән, бурятлар турында мәгълүмат эзләдек. Таба алган мәгълүматның бөтен комплексын кулландык. Кеше турында некролог, анда нәрсә язылган. Аның исем-фамилиясе, фотосы, туу урыны, туганнары кемнәр, бу үлгән хәрби турында нәрсә язалар, һәм башка күп кенә параметрлар. Кеше үлеме турында хәбәр астында нинди комментарлар бар, алар нинди телдә һәм кемнәр тарафыннан язылган? Тапкан мәгълүматка без милли активистлар җыйган базаларны да өстәдек.
Менә шулай итеп үлүчеләрнең милләтләре турында статистика булдыра алдык. Шунысын әйтү мөһим: бу мәгълүмат узган елның көзенә кадәр җыелып анализланган.
— Сезнең тикшерүдән нинди нәтиҗәләр ясап була? Иң күп үлүчеләр арасында кайсы милләт вәкилләре күбрәк? Нинди төбәкләрдән күбрәк халык үлә?
— Төп нәтиҗәбез шул: Украинадагы сугышта Русия ягыннан үлүчеләр арасында чыннан да асаба халыклар, этник азчылыклар вәкилләре илдәге процентлары белән чагыштырганда күбрәк үлә.
Аеруча Әстерхан казакълары арасында үлүчеләр күп
Аерым алганда, бу бурятлар һәм тывалар санында яхшы күренә. Бурятлар һәм тывалар турында күп сөйләнде. Чынлыкта сугышта үлүче этник казакълар саны күпкә югарырак. Аеруча Әстерхан казакълары арасында үлүчеләр күп. Карагыз: соңгы җанисәп саннарына күрә, Әстерхан өлкәсендә казакълар күләме 17.6% дип аталды. Бу өлкәдә исә алар сугышта үлүчеләрнең яртысын тәшкил итә! Безнең статистикада үлүчеләр арасында казакълар – 3.1–4.0% тирәсендә, ә Русия буйлап алар нибары 0.47% кына.
Байкал арты өлкәсендә яшәүче бурятлар арасында да бу ачык күренә. Алар бу төбәктән үлүчеләр арасында 25%ка кадәр тәшкил иткән, ләкин бу төбәктә аларның проценты күпкә түбәнрәк, 6 процент чамасы гына.
— Моның сәбәпләрен дә сез тикшерәсезме? Нигә шулай булып чыга?
Бу системлы дискриминация үрнәге
— Моны дискриминация дип атап була, дип уйлыйм. Бу кайдандыр Мәскәүдән килгән туры боерык дип әйтеп булмый, "үлемгә, беренче чиратта, казакъларны яки бурятларны җибәрегез" дигән боерык бар димәс идем. Ләкин бу системлы дискриминация үрнәге булып тора.
Системлы дискриминация дип мин нәрсәне әйтәм? Кешеләр армиягә башка икътисади мөмкинлекләре, социаль мобильлек булмау сәбәпле эләгәләр. Дискриминация аркасында аларга төбәктән китеп, башка эш эзләү авыррак.
Русия пропагандасы "Украина федерализациясе" турында сөйли иде, ә Байкал арты крае бурятларыннан автономияне тартып алдылар
Байкал арты краенда яшәүче бурятлар очрагында, бу этник төркемгә аларның автономиясен тартып алу бик нык тәэсир итте. 2014 елда Русиянең Украина белән низагы башлангач, Русия пропагандасы бик еш "Украина федерализациясе, төбәкләргә хокукларны бирү кирәклеге" турында сөйли иде. Минем өчен бу мәзәк иде, чөнки моның алдыннан гына Байкал арты краендагы бурятлардан автономияне тартып алдылар. Автономияне тартып алу аларның икътисади мөмкинлекләрен бетерүгә китерде. Төбәктә армия белән контракт имзалаудан тыш аларның башка юллары булмады. Аномаль күрсәткечләр сугышның иң башында зур урын ала, анда нәкъ контрактниклар күпләп һәлак була.
2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм иткәндә Киевка һөҗүмдә 5нче танк бригадасыннан бик күп кеше үлгән. Ә 5нче танк бригадасында 40%лап хәрби – милләте белән бурятлар. Анда нәкъ Байкал арты краеннан бурятлар күп хезмәт иткән, чөнки үз төбәгендә эш таба алмыйча, алар Бурятия хәрби частьларына эшкә керергә мәҗбүр.
40 яшьлек ир армия белән контрактны яхшы тормыштан имзаламый, аңа гаиләсен ничек тә ашату кирәк
Гомумән, Бурятиядә хәрби частьлар бик күп. Аннан үлүче бурятларның некрологларына карасаң, бик яхшы күренә: күп кенә хәрбиләр теләсә нинди эштә эшләгәннәр, акча эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланган. 40 яшьлек ир армия белән контрактны яхшы тормыштан имзаламый бит, аңа гаиләсен ничек тә ашату кирәк, бу бик яхшы аңлашыла. Шуңа күрә, монда системлы дискриминация роль уйный дип әйтеп була.
— Бу этник дискриминация түгел, региональ дискриминация дип әйтүчеләр дә бар...
— Әйе, мондый фикер белдерүчеләр дә бар. Ләкин мин моны бик өстен караш дип саныйм. Гафу итегез, теге яки бу төбәккә тискәре карау кайдан килә соң? Этник төбәктә яшәүче урысларга да бары тик этник төбәктән булу сәбәпле кырын карау бар бит. Мәсәлән, Төньяк Кавказ республикаларында туган урыс кешеләре дә моны әйтә, аларга кырын карыйлар диләр.
Шуңа күрә этник дискриминация юк дип әйтеп булмый. Ул бәлки туры рәвештә түгел, кайбер икенчел факторлардан барлыкка килә. Икътисади мөмкинлекләр, социаль мобильлек булмау армиягә баруга нык тәэсир итә.
Мин заманында Мәскәүгә барып кайтырга да курыктым
Азия расалы теләсә кайсы этник азчылык вәкиле сезгә төрле очраклар китерә ала: үз төбәгеннән чит, зур шәһәргә килгәндә, аңа кырын карыйлар. Бу эш табуны да нык кыенлаштыра. Мин үзем дә андый күп очракларны сөйли алам. Мин заманында Мәскәүгә яшәргә һәм эшләргә түгел, хәтта барып кайтырга да курыктым. Мондый мисаллар бик күп.
— Тагын кайсы халыкларның Русиядәге пропорциядән күбрәк үлүен әйтә аласыз?
— Димәк, без чеченнар, бурятлар, тывалар, казакълар илдәге пропорцияләргә туры килмичә күпләп үлүен күрдек. Дагыстан буенча вазгыять авыррак, анда бик күп этник төркем яши һәм аларны бер-берсеннән аеру кыен. Статистиканы җыйган җирле активистларны да таба алмадык. Ләкин сугышта үлгән этник төркемнәр вәкилләренең күләме шулай ук төбәктәге проценттан югарырак булуын күрдек.
Калмыкстанда да этник калмыкларның бераз күбрәк үлүен күрдек, ләкин анда бәхәсле мәсьәлә, аерма зур түгел безнең хисаплаудагы төгәлсезлек тә була ала.
Төньяктагы азсанлы асаба халыклар очрагында, алардагы мәгълүматны табу бик кыен. Шулай да, без тапкан мәгълүматка күрә, аерым алганда, Саха (Якутия) очрагында, этник төркемнәр вәкилләренең сугышта диспропорциональ үлүләре күренә.
Сугышта урыслар да бик күп үлә, алар һәрвакыт диярлек 70% чамасын тәшкил итә
Үлүчеләр арасында урыслар стабиль рәвештә 70% чамасын тәшкил итә (2021 елгы җанисәпкә күрә, үз милләтен күрсәтүчеләр арасында урыслар – 80,85% — Азатлык). Сугышта үлүчеләр арасында этник азчылыклар күбрәк үлә дип әйтеп булмый, урыслар да бик күп үлә, алар һәрвакыт диярлек 70% яки бераз күбрәк була. Моны да әйтү мөһим.
Мәсьәлә башкада: үлүчеләр арасында этник азчылыкларның проценты илдәге проценттан югарырак. Бурятлар кебек кеченә халык Русия халкының 0,3%ын тәшкил итә. Сугыш башында үлүче хәрбиләр арасында аларның күләме 3% булган, соңрак бу күрсәткеч 1,5%ка төшкән. Бу барыбер күп.
— Сез Татарстан белән Башкортстанны да өйрәнәсез, бу ике республика турында нәрсә әйтә аласыз? Сугышта үлүче татар-башкортларның күләме нинди?
Үлүчеләрнең зур күләме хәзер аеруча Идел буе һәм Урал төбәкләренә таба күчә
— Мин моңарчы әйткән статистика һәм минем мәкалә 2022 елның көзенә кадәр вакытны үз эченә ала. Хәзер исә, күзәтүләребезгә күрә, баланс алышына. Үлүчеләрнең зур күләме Русиянең көнчыгышыннан көнбатышка таба күчә. Аеруча Идел буе һәм Урал төбәкләренә. Хәзер Идел буе округыннан үлүчеләр иң күп. Төбәкләр арасында Башкортстан бик нык зыян күрә.
Соңгы вакытта Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны нык артты. Минем фаразым: якын киләчәктә Башкортстан Русия буйлап иң күп хәрби үлүче төбәк булырга мөмкин. Бу мин күзәткән тенденцияләргә карап әйтеп була. Шул ук вакытта, Башкортстан мобилизациягә эләгүчеләрнең үлемнәре буенча да алдынгы урында, ул иң күп мобилизацияләнүче үлгән беренче биш төбәккә керә. Һәм ул бу "рейтинг"та үсә генә бара.
Сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре күбәя бара
Башкортстанда зур күләмдә башкортлар һәм татарлар яшәве сәбәпле, бу үлүчеләрнең арасында башкортлар һәм татарларның күбәюн дә аңлатачак. Мин моны инде хәзер күзәтәм: сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре арта бара.
Татарстан һәм Башкортстан очрагында саннарны барларга миңа активист һәм сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова ярдәм итте. Без аның белән статистикага карагач, татарларны башкортлардан аеру бик авыр икәнен аңладык, исемнәр бер үк, мәдәниятләре дә бик якын, аларны аеру кыен. Шуңа күрә без статистикада татар-башкортларны бергә карарга булдык, аларны урыслардан гына аердык.
Аеруча Башкортстаннан сугышта үлүчеләр арта бара
Әлегә татар-башкортларның сугышта үлүенә килгәндә, республикалар эчендә зур аномалияләр күренми. Бу мәсьәләдә Татарстан белән Башкортстан төбәкләр буларак бер-берсеннән нык аерыла. Татарстан үлүчеләр саны белән алда түгел, ә менә Башкортстанда соңгы айларда зур "үсеш" күренә. Бу тенденция якынча 2023 елның башыннан күзәтелә, Башкортстаннан сугышта үлүчеләр арта бара.
2022 елда ясаган күзәтүдә татар-башкорт исемнәре күбрәк күренә дип әйтә алмыйм, анда зур диспропорцияләр күзәтелмәде. Хәзерге күзәтүләремә күрә, үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре арта бара, хәзер инде диспропорция үсә. Бу аеруча мобилизацияләнгәннәр исемлекләреннән нык күренә.
2022 елгы мобилизация милли төбәкләргә нык бәрде
Гомумән, мобилизацияләнгәннәр исемлекләрен өйрәнгәндә шунысы ачык күренә: 2022 елгы мобилизация милли төбәкләргә нык бәрде. Беренче чиратта, бу Бурятия, Тыва, Саха һәм Башкортстан. Бу төгәл күренә. Мобилизацияләнеп үлүчеләр арасында казакълар да күп.
— Мобилизация Русиянең милли республикаларына нигә күбрәк кагылды? Бу хакта фикерегез бармы?
— Монда ике төп факторны атар идем. Беренчедән, мобилизация вакытында төп игътибарны "ераграк" төбәкләргә юнәлткәннәр. Шуңа күрә Чукотка, Магадан өлкәсе кебек Ерак Көнчыгыш төбәкләре, Саха, Бурятиядән мобилизациягә күбрәк кеше эләкте. Без барыбыз да мобилизация вакытында Мәскәүдән һәм Бурятиядән алынучыларның саннары тигез булмауны аңлыйбыз, беләбез. Бу саннар дистәләрчә тапкырга аерыла.
Мобилизация вакытында авыл җирлекләре нык зыян күргән
Икенче фактор да бар, дип уйлыйм. Төбәкләр эчендә карасак, мобилизация вакытында авыл җирлекләре нык зыян күргән. Ә авылларда күбрәк милли азчылыклар яши, бу да бер тенденция. Бурятия авылларында бик күпләп кешеләрне алулары билгеле.
Бу да дискриминация күрсәткече булып тора. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Украинадагы сугышка, беренче чиратта, Русия ватандашлыгын алган мигрантларны җибәрергә тәкъдим итте. Һәм Русия хакимияте чыннан да шулай эшли кебек. Хәтта Русия ватандашы булмаган мигрантларны сугышка көчләп җибәрү омтылышлары турында вакыт-вакыт хәбәрләр тарала.
Димәк, минем мантыйклы сорау барлыкка килә: әгәр дә мондый очраклар чит илдән килүче башка милләтләргә карата кулланыла икән, Русия эчендә дә мондый караш, тенденция юк микән? Теге яки бу төбәктә хакимияте булган берәр түрәнең ксенофобиясе дә зур роль уйный ала бит. Новосибирскида бер түрә хатын-кызның үзе яратмаган кешеләргә повесткалар тарату турында хәбәр булган иде. Димәк, этник азчылыкларны яратмаган башка түрә дә шулай эшли ала. Көнкүреш ксенофобия дә роль уйный ала дип уйлыйм. Ләкин моны дәлилләү кыен, моның өчен конкрет очраклар кирәк, аларны табу авыр. Бастрыкин белдерүе генә дә хакимиятнең "кәефен" күрсәтә ала.
— Сез моны Мәскәүдән килгән туры боерык дип әйтеп булмый дисез, ә киләчәктә, күбрәк фактлар һәм тулы статистика җыелгач, бу геноцид булып таныла аламы, ничек уйлыйсыз?
— Бу катлаулы мәсьәлә, геноцид – юридик термин, аның конкрет билгеләре бар, һәм без сөйләшкән мәсьәләләр геноцид төшенчәсенә туры килми, дип уйлыйм.
Дәлилләр җитәрлек булса, Русия сугышта максатчан милли азчылыкларны, этник төркемнәрне кулланды дип әйтеп булачактыр. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк булачак, әлбәттә. Ләкин бу геноцид яки аның кебек ниндидер төшенчә булып танылмаячак дип уйлыйм. Мин юрист түгел, төгәл әйтә алмыйм.
Этник азчылыкларның сугышта диспропорциональ рәвештә күпләп үлүе – Путин режимының чираттагы җинаяте
Этник азчылыкларның сугышта диспропорциональ рәвештә күпләп үлүе – Путин режимының чираттагы җинаяте. Бу мәсьәләне һичшиксез күтәрү кирәк булачак. Юридик яктан моны ничек формалаштырып булачак – әлегә белмим.
Кулыбызда кайбер фактлар, дәлилләр бар, тагын да күбрәк кирәк булачак. Мәсьәлән, мобилизациягә эләгүчеләр арасында үлгән һәр 18нче кеше – Бурятиядән. Нигә шулай? 2022 елның 4 октябрендә үк Бурятиягә беренче "похоронкалар" (үлем турында хәбәрләр) килә башлады. Мобилизация әле башланды гына, ә үлем хәбәрләре инде килә. Бурятиягә ниндидер "махсус игътибар" бар дип әйтеп була. Сораулар күп, әлбәттә, аларны бирергә хәзер дә кирәк, киләчәктә дә кирәк булачак.
— Сез бу теманы халыкара дәрәҗәдә күтәрәсез, фәнни журналда да мәкалә чыгаргансыз. Сезнеңчә, халыкара җәмәгатьчелек, дөнья илләре Русиянең сугышка милли азчылыкларны күбрәк җибәрү мәсьәләсе белән кызыксынамы? Аларга бу тема мөһимме?
— Гомумән алганда, дөнья медиасында кызыксыну зур. Ләкин академик дәрәҗәдә бу мәгълүматлар, фәнни эзләнүләр әлегә аз. Тикшерелгән, расланган, фәнни яктан балансланган мәгълүмат кирәк. Кызыксынуга килгәндә, ул бар, әлбәттә.
Бурятлар очрагында бу кызыксыну тискәре роль дә уйный. Хәтерлисездер, Буча вакыйгаларыннан соң "хәрби җинаятьләрне бурятлар башкарган", "бурятлар күпләр кешене" үтергән дигән имеш-мимешләр һәм дәлилләнмәгән белдерүләр киң таралган иде. Аларга хәтта Рим папасы да алданды һәм никтер "хәрби җинаятьләрдә чеченнар белән бурятлар гаепле" дип әйтте. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Украин тикшеренүчеләре Буча вакыйгаларында актив рольне Псков десантчылары уйнаганын дәлилләде. Ләкин моңа сенсацион кызыксыну бар.
Бу җинаятьне расачыл күзлектән карау факторы дияр идем, моңа хәрби пропаганда да өстәлә. Бурятлар күп түгел, алар армиядә хезмәт иткән җирләрдә, бөтен җирдә азчылыкны тәшкил итә. Бер танк экипажында 2 урыс кешесе һәм 1 бурят утыра. Хәрби җинаятьләр кылына икән, аларны бар экипаж кыла, бер бурят кына түгел.
Хәрби җинаятьләр – Русия армиясенең билгесе
Харьков өлкәсендә, Украинаның башка өлкәләрендә дә хәрби җинаятьләр ачыклангач, шунысы аңлашылды: Русия армиясендә бу хәрби җинаятьләрне башкару өчен шулкадәр бурятлар юк. Хәрби җинаятьләр – Русия армиясенең билгесе, кызганыч, бу Русия җәмгыятенең көзгесе. Без бит Чечняда, Сүриядә хәрби җинаятьләр, "сайланган урынннарга һөҗүм итүләр" турында беләбез.
Хәрби җинаятьләр Советлар һәм Русия армиясендә моңарчы да булган, ул чакта дөнья җәмәгатьчелеге аларга күз йомган
Бу җинаятьләрнең тарихы совет армиясенең Әфганстан сугышында ук күренә иде. Иң кечкенә хисаплауларга күрә, анда 800 меңләп гади әфган үлгән. Хәрби җинаятьләр совет һәм русия армиясендә моңарчы да булган. Ул чакта дөнья җәмәгатьчелеге аларга күз йомган, чөнки "кайдадыр еракта ниндидер мөселманнар" зыян күргән, шуңа бу кызык түгел иде. Хәзер Европа үзәгендә "ак, христиан кешеләр" зыян күрә, шуңа дөнья бу хәрби җинаятьләргә шакката. Менә үзләренә аңлату өчен "бу урыслар түгел, бу ниндидер милли азчылыклар җинаять кыла" дип аңлату уңайлы булып күренә.
Коллектив Көнбатыш, глобаль дөнья да Путин режимының элекке җинаятьләренә күз йому өчен җаваплы, хәзер хәрби җинаятьләрдә милли азчылыкларны гаепләү – алар өчен уңайлы, бу җаваплылыкны үзеннән башкаларга аудару ысулы. Рим папасы чыгышын шулай дип аңлатыр идем. Безнең, милли азчылыклар исеменнән моңа җавап бирү мөһим.
— Мәскәү сугыш мәсьәләсендә бөтен халыкның "бердәмлеген" күрсәтергә тырыша, бу яктан милли мәсьәләне дә куллана. Путинның "Мин дагыстанлы, чечен, ингуш, урыс, татар" дигән белдерүе дә киң таралган иде. Русия халыклары моңа ничек каршы тора ала? Чын статистика һәм халыкның куркуы хәлендә милләтләрнең чын карашын ничек өйрәнеп була?
— Бу мөһим мәсьәлә, хәзер Русия эчендә сораштырулар үткәрү бик кыен. Этник төркемнәр эчендә генә дә мондый сораштыруларны үткәреп булмый. Без хәзер моның форматлары турында уйлашабыз, хезмәттәшләр белән бергә ничектер социологик мәгълүматлар алырга телибез.
Пропаганда үз эшен эшли. Кызганыч, ләкин бу – факт. Шул ук вакытта, "халыклар бердәмлеге" турында белдерүләрне бик җиңел рәвештә инкярь итеп була. Дуслары, туганнары арасында бурятлар булган теләсә нинди кеше белә: бурятлар күмәкләшеп яшәгән урыннардан чыкканнарга кырын карау өстенлек итә, бу "халыклар дуслыгы" тезисын тулысынча җимерә.
Русиянең үзендә денацификациягә ихтыяҗы бар
Украина "денацификациясе" турында миф та юк ителде, чөнки без беләбез: Русиянең үзендә денацификациягә ихтыяҗы бар. Урыс булмаган халыклар өчен Украина "денацификациясе" тезисы алдан ук әкият иде, чөнки күп кенә этник оешмалар, активистлар дискриминациягә каршы оеша, хәрәкәт итә башлый бит. Бу теманы "Ирекле Бурятия" фонды күтәрә иде, һәм бу тема һәрвакыт зур кызыксыну уята иде. Русиядә системлы расизм, көнкүреш расизм – гадәти күренеш. Син Русиядә азчылык халык, этник төркем вәкиле икән, сиңа Русиядә беркайчан да үзеңнең кем булуыңны онытырга бирмәсләр. Татарлар очрагында бу мәсьәләдә әле исламофобия дә роль уйный.
— Белгечләр янә мобилизация куркынычы турында сөйли. Русия хакимияте беркем дә котыла алмас өчен бөтен кирәкле кануннарны кабул итте, ди алар. Сезнеңчә, моның ихтималы нинди? Мобилизациянең яңа дулкынына ничек каршы торып була?
— Мин үзем хәрби белгеч түгел, ләкин бу мәсьәләдә белгечләр белән ризалашам. Күптән түгел генә үземнең Youtube каналында мин "Первый отдел" юристы Евгений Смирнов белән әңгәмә чыгарган идем, анда ул кануннарга яңа үзгәрешләр турында сөйләде, һәм зур мобилизация була ала дип әйтте. Аның сүзләренчә, Русиядә кануннар гел нәрсәдер өчен кабул ителә, яңа канун үзгәрешләре бар икән, димәк, алар билгеле максат белән кабул ителә, ди ул.
Яңа мобилизациядә милли төбәкләр, аеруча Бурятия тагын зур зыян күрәчәк дип уйлыйм
Яңа мобилизациядә милли төбәкләр, аеруча Бурятия тагын зур зыян күрәчәк дип уйлыйм. Анда хәрби частьләр күп булу сәбәпле, армиядә хезмәт итүчеләр саны югары.
Сугышка китүдән ничек котылырга? Төп киңәш: дәүләткә сине сугышка җибәрү өчен "чыгымнарны" мөмкин кадәр күбәйтү кирәк. Конкрет шул кеше артыннан йөгерүне кыенлаштырырга кирәк.
Гомуми киңәшләр элекке, монда берни үзгәрмәде: повестка алгач та, военкоматка бармаска, повестка алмас өчен көчеңнән килгәнне эшләргә, Госуслугида аккаунтны бетерергә, бөтен милекне хатын-кыз туганнарга күчерергә һәм башкалар.
Хәзер мобилизациядән качуны мөмкин кадәр катлауландырдылар, аңлашыла, бу максатчан эшләнде. Повестка алу очрагында чит илгә китеп булмас, машина йөртеп булмас һәм башкалар. Аңлашыла: дәүләт барлык качу юлларын ябарга тырыша. Шуңа карамастан, без кулдан килгәнне эшләргә тиеш, мин үзем күпләп рекомендацияләр, мәгълүмат бирергә тырышам.
— Узган ел мобилизация вакытында бурятлар арасында Монголиягә китү очраклары аз түгел иде. Хәзер ул кешеләр Монголиядә калдымы? Кайтучылар күпме?
Монголия бурятларга илдә легальләшү мөмкинлеген бирде
— Кемдер, әлбәттә, кайтты. Кемнеңдер гаиләсе калды, кемнеңдер финанс мөмкинлекләре юк, мобилизация белән хәл "тынычланды" диючеләр дә булды.
Шулай да Монголия бурятларга нык ярдәм итте, без аңа бик рәхмәтле. Алар документлар алу һәм илдә легальләшү мөмкинлеген, вакытлыча яшәү рөхсәтләрен бирде. Калырга теләгән кеше, шунда кала алды. Илдән беркемне дә куып чыгармадылар.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум