Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү һәм Путин Чаллыны борынгы шәһәр итеп күрсәтүдән курка"


Чаллы шәһәренә кергән юлда
Чаллы шәһәренә кергән юлда

Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар. Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны бәйсез татар дәүләтчелеге чорын искә төшергән дәвер белән бәйләргә рөхсәт итми, ди алар. Азатлык Радиосы тарихчыларның Чаллының барлыкка килүенә бәйле карашларын туплады һәм бу уңайдан тарихчы Юлай Шамилоглу белән Камил Галиевның фикерен белеште.

Быел октябрь азагында Русия президенты Владимир Путин 2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче "КАМАЗ" йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында фәрман имзалады. Хәзер Русия хөкүмәте өч ай эчендә бәйрәмгә әзерлек һәм оештыру комитеты төзергә тиеш.

Республика җитәкчелеге бу шәһәргә социаль-икътисади мөмкинлекләр бирәчәк дип саный. Быел җәен хөкүмәт проектлар исемлеген дә әзерләп куйган. "Бу шәһәр инфраструктурасында эз калдырырга тиеш", диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Ни өчен 400 ел?

Чаллының 400 елыгын билгеләп үтәчәкләре хакында узган ел сөйләшә башладылар. 2023 елның октябрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу датаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады дип белдерде.

Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә. Гәрчә шунда ук хәзерге шәһәр урынында болгар-татар мирасы булуы дә искәртелә. Шулай да рәсмиләр фикеренчә, Чаллының XVII гасырда барлыкка килүендә исә төп аргумент — урыс кулъязмалары. Шәһәр беренче тапкыр шул вакытта искә алына.

Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, 1626 елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе) Чална һәм Мәләкәс елгалары янына "ялан кырга" күчеп урнашырга рөхсәт бирелә.

Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора.

Соңрак аны Бережные Челны, Береговые Челны, Набережные Челны дип атыйлар. Җирлек шәһәр статусын 1930 елда ала. 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр шәһәрне Брежнев дип үзгәртәләр, соңрак исеме кире кайтарыла.

Ни өчен бу күпъеллык бәхәс уятты?

Шулай да шәһәргә 1626 елда нигез салынуы археологлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм язучылар арасында гына түгел, элегрәк хәтта рәсмиләрдә дә бәхәс уятып килде. Чаллыны Илдар Халиков (2003-2010 - Чаллы мэры) җитәкләгән вакытта мэр шәһәргә керә торган урындагы "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы алып куйдырды. Әмма Наил Мәһдиев чорында бу мәсьәлә кабат күтәрелә башлады.

Чаллыга 1626 елда нигез салынган дигән фикерне төбәк тарихын өйрәнүче Владимир Ермаков алга сөргән. Ул гомумән шәһәрнең урыслар тарафыннан корылуы турында язган. Чаллы җирлегенең беренче кешеләре Новгородтан килгән халык булган дип фаразлаган.

Бу фикер белән килешмәгән тарихчылар аз түгел. Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев "ниндидер урыс кешеләре яши башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел" диде.

Аныңча, Ермаков 1626 елда урыс чыганакларында сакланып калган фактка гына нигезләнә. Шул ук вакытта 1997-2008 елларда үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Чаллыда Алтын Урда чорларына кагылышлы әйберләр табылган. 2008 елгы казынулар вакытында монгол яуларына кадәрге чорга караган табылдыкларга да юлыкканнар.

— Чаллы шәһәренең татарлыгын исеме үк әйтеп тора, ул борынгы шәһәрләр исемлегенә керә. Безнең бу исемне йөрткән берничә дистә җирлегебез бар. Ә монысы Чулман елгасының сул ярында урнашкан, терәк урыныбыз булган җир. Казанның яшен дә бер тимер акча белән билгеләделәр дигән әкият таралды. Бу бит уйдырма. Археологик истәлекләр шәһәрләрнең башын билгеләүдә зур роль уйный. Ләкин аларга гына да таянып каланың кайчан барлыкка килүен әйтеп булмый, әгәр дә археологик истәлекләр бар, җирле топонимика юк икән, монда бер нәрсә дә эшли алмыйсың. Бу очракта, кайчандыр Чаллы шәһәре булган, ләкин урыслар килгәнче бушап торган. Бер йөз елмы, ике йөз елмы. Халыкның хәтерендә берни дә калмаган. Бу очракта хронологик бушлык барлыкка килгән, диләр. Ә бит бар тирә-якта татар атамалары, Чаллы, Мәләкәс елгалары, Шилнә авылы, Ногай басуы булган. Урыс кешесе андый исемнәрне каян алган соң? — дип сөйләгән иде Нигамаев Азатлык Радиосына 2014 елда.

Чаллы күренеше
Чаллы күренеше

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, фәннәр докторы Радик Исхаков Чаллы биләмләрендә Казан ханлыгы чорында ук татар шәһәрчеге булган дигән фикердә.

— Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора. Бу мәсьәлә фән ягыннан әһәмиятле. Аны өйрәнергә кирәк. Фәнни конференцияләрдә галимнәр фикер алышырга тиеш, — диде ул 2024 ел башында.

Тарихчы Ленар Мифтахов гомумән, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган дип саный.

— Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме. 1626 ел — ул Чаллыга нигез салынган ел түгел. Бу Чаллының Алабуга сарай волостенә кушылган вакыты. Әлеге чорны романтикалаштырырга омтылалар: крестьяннар үзлегеннән күчеп утырганнар, янәсе. Бу чып-чын ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Аларга дәүләт сәясәте нигезендә җир бүленгән һәм алар күчеп утырган. Ермаков белән мин шәхсән таныш идем. Әлбәттә, ул хөрмәткә лаек галим. Шулай да аның аерым идеологиягә йөз тотуы бар иде, күп нәрсәгә күз йомды. Ул хезмәтендә нигезләнгән чыганакларда бернинди сылтама да калдырмады. Хәтта тикшереп тә булмый. Анда бик күп сорау бар. Әгәр дә шәһәр хакимияте җитди караган булса, һичьюгы бер конференция үткәрерләр һәм төрле фикерле кешеләрне чакырырлар иде. Бүгенгә фән бу сорауга җавап бирмәде. Әлегә бары Ермаков фикерен генә алалар, — дигән иде Мифтахов.

Чаллының тарихи нигезе нинди?

Тарихчылар Чаллының тиешенчә өйрәнелмәвен әйтә. ХХ гасырның икенче яртысында Камаз заводы һәм шуңа бәйле шәһәр төзелеше вакытында тарихи ядкарьләр өлешчә яки тулысынча юкка чыккан дип санала. Шулай ук кайбер истәлекләр Түбән Кама сусаклагычы астында калган.

Тарихчылар Чаллының тарихи нигезе дип Мыс тавы — хәзерге Элеватор тавы җирлеген ала. Әлеге ныгытма Мәләкәс һәм Чаллы елгалары кушылган җирдә урнашкан. XIX гасырда тикшеренүче Руф Игнатьев бу урынны "Нугай каласы" дип атаган. Ул анда кечкенә генә ныгытма калдыклары турында язган.

Бу җиректә болгар-татар мирасы сакланган, дип саный Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты белгечләре Наил Нәбиуллин һәм Гүзәл Сәлахетдиновa. 2022 елда алар тарафыннан язылган фәнни мәкаләдә биредә Болгар һәм Алтын Урда чоры табылдыклары барлыгы әйтелә. Бу Казан ханлыгы яулап алынганчы ук әлеге җирдә халык яшәвен күрсәтә.

Чаллы шәһәре һәм аның тирә-ягын археолог Евгений Казаков өйрәнгән. 1992 елда "Элеватор (Мыс) тавы" һәм аңа якын урнашкан биләмәләрдә тикшеренү алып барыла. Ул "Элеватор тавы"на каршы якта — Чаллы елгасының сул ярына урнашкан урында "Чаллы тамагы" исемле торак урын ачыклый. Алар уртак бер комплекс булган дигән фараз бар. Биредә Алтын Урда чорына караган керамик мирас табылган. Шул ук урында 2008 елда Казаков XI–XII гасырларга караган балчык савыт-саба калдыкларын ачыклаган.

1997 елда археологлар Фаяз Хуҗин, Альберт Нигамаев, Әлфия Баһавиева "Элеватор тавында" казу эшләре уздыра, анда XIX–XVII гасырлар катламнары белән беррәттән XIII–XVI гасырлар катламнарына юлыга. Алар аны Чаллы шәһәрчеге белән бәйле дип саный.

Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин Чаллының топонимы да, археологик табылдыклар да аның урыслар тарафыннан корылган шәһәр булмавы турында сөйли, дип белдергән "Шәһри Чаллы" газетына.

— Шәһәрнең исеме Чаллы. Ә нигә соң XVI-XVII гасырда барлыкка килгән шәһәргә урыслар татар исеме кушкан? Шушы ук факт миндә шикләнү тудыра. Чаллы топонимы безнең Татарстанда киң таралган – утызлап авыл исеменә Чаллы сүзе кергән. Бу шәһәрне урыслар төзегән дигәнгә мин ышана алмыйм.

Евгений Казаков тапкан авыл урыны һөнәрчелек бистәсе булган, анда гади халык яшәгән, ә тау башында ныгытма – хәрби крепость булган. Бу, әлбәттә, гипотеза, минем фаразым. Әмма моны исбатлау өчен Элеватор тавы тирәсендә казу эшләре башларга кирәк, — дип белдерде Хуҗин.

"Мәскәү бүген Казанның меңъеллыгын таныган кебек компромисска бармый"

Чаллының яшен азайтып күрсәтү артында тарих түгел, сәясәт ята дип саный тарихчы Камил Галиев. Аныңча, бүген Мәскәү компромисска барырга әзер түгел.

— Казанның меңъеллыгын бәйрәм итү Путинның идарә итә башлаган чорына туры килде. Ул вакытта режим берләшә башлаган, Мәскәү вәкаләтләрне үзенә тартып алырга керешкән генә иде. Милли республикаларны контрольгә алу бер елда гына эшләнелмәде, Мәскәү вәкаләтләрне, хакимиятне, бизнесны әкренләп тартып алды. Ул вакытта Путин Татарстан белән компромисска барырга әзер иде. Символик телдә әйтсәк, Казанның Мәскәүдән борыңгырак булуын тану — компромиссның бер өлеше булып тора: сезгә — меңъеллык булса, безгә сездә башка әйберне (вәкаләт, хокук) тартып алабыз.

Чаллыны Казан ханлыгы яулап алынудан соң гына барлыкка килә дип әйтү — бу Мәскәүнең бүгенге шартларда компромисска бармавын аңлата. Хәзер федераль үзәк төбәкләрдән вәкаләтләрне һәм хакимиятне шуның кадәр тартып алды ки, ул 2000нче еллардагы кебек санлашуны кирәк дип тапмый. Казанның меңъеллыгы Мәскәү өчен бер адым артка адым ясау саналса, 2024 елда ул чигенергә әзер түгел.

Моннан тыш, Мәскәү һәм Путин Чаллыны борынгы шәһәр итеп күрсәтүне куркыныч әйбер дип саный. Алар Мәскәүнең яулап алуына кадәр кайдадыр данлы тарих булуыннан һәм милли миф, милли үзаң күтәрелүдән курка.

Тарихи чынбарлык турында сөйләшсәк, Русиянең үзәгендә, хәзерге Мәскәү һәм Татарстан җирлегендә археологик материаллар зәгыйфь сакланган һәм алар язма чыганаклар белән начар укыла. Идел елгасы буенда шәһәрләр булган, ләкин аның нәрсә булганы турында сөйләрлек документлар табылмаган. Мин археологик табылдыклар белән танышмадым, әмма Чаллы урынында Алтын Урда, Идел буе Болгары һәм аңа кадәрге чорда да җирлек булган дип уйлыйм. Рәсми еллар, рәсми юбилейлар, рәсми танулар — бу тарихка бәйле мәсьәлә түгел, бу — бүгенге сәяси вазгыять, сәяси мәнфәгать нәтиҗәсе.

Киләчәктә көчле Татарстан барлыкка килсә, ул вакытта бронза гасырына караган хәрәбәләр дә табарга мөмкин булачак. Казанга 1 мең ел түгел, 3 мең ел дип әйтә алалар. Ни өчен Татарстанның үз микеннары юк? Циклопик таш өемнәре, безнең эрага кадәр XIII гасырдагы арыслан капкасы юк? Бронза гасырдан калган табылдыклар бармы? Минем җавабым: республика әлегә зәгыйфь. Инде ул көчәеп китсә, мондый сораулар белән ул җитди шөгыльләнә алачак.

"Бу — хакимияткә үзен күрсәтү һәм мактату өчен бер форсат"

Бүген Русиядә урысларга кадәр бәйсез татар дәүләте чорын күрсәткән тарихны күтәрү мөмкин түгел, дип саный Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы.

— Казанның меңъеллыгы — ул урысларга каршы бәйсез татар дәүләтенең элекке этапларын күрсәтә. Минемчә, бүген мондый әйбергә рөхсәт бирә алмыйлар. Чаллының юбилеена килгәндә, Русия империясе күзлегеннән, бу яхшы бер адым санала. Димәк, урысларның килүен империянең бер абруын күрсәтүнең бер дәлиле. Җирле хакимиятнең Мәскәүдә үз-үзләрен күрсәтү өчен ясалган адым бу, — ди ул.

Галим Чаллыга кайчан нигез салынганы турында хәбәрдар түгел. Шулай да ул бу җирлектә Алтын Урда, Болгар дәверендә үк тормыш булуын фаразлый.

— Мин юбилейларга әһәмият бирә торган кеше түгел. Элекке совет дәүләтләрендә бер шәһәрнең меңъеллыгы, бер дастанның меңъеллыгы бәйрәм итү кебек мода бар. Бу безгә берни бирми. Ул хакимияткә үзен күрсәтү һәм мактату өчен бер форсат түгелме? Казанда булсынмы, Бишкәктә булсынмы — үз-үзләрен күрсәтү өчен бер мөмкинлек тудыралар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG