Бүген, 12 июльдә Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре янында юлчыларны йөртә торган Superjet 100 очкычы килеп төшкән. Очкычта өч экипаж әгъзасы булган, алар үлгән, дип җиткерә ТАСС һәм "Новости" агентлыгы оператив хезмәтләргә сылтама белән.
Очкыч төзекләндерү узганнан соң сынап карау вакытында килеп төшкән дип фаразлана. Ул Жуковский һава аланыннан очып киткән, юлчылар алмаган.
Беренчел мәгълүматларга күрә, очкыч "Газпромавиа" ширкәтенеке.
Baza хәбәренчә, килеп төшәр алдыннан гына экипаж каза кисәтүе биргән һәм очкыч каза хәлендә төшеп утырыр алдыннан түгәрәк ясап әйләнеп очарга керешкән. Өченче тапкыр түгәрәк ясаган вакытында килеп төшкән.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
- Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
- Соңгы вакытларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум