Русия гаскәренең хәрби җитәкчеләре 50 мең кешедән, шул исәптән Төньяк Корея хәрбиләреннән торган төркем җыйган, алар Курски өлкәсендә Украина кораллы көчләре яулап алган җирләрне кире кайтару өчен һөҗүмгә әзерләнә. Бу хакта АКШ һәм Украинадагы рәсми затларга сылтама белән The New York Times яза.
Америка бәяләмәләренә күрә, Русия Украинаның көнчыгышыннан - Мәскәү өчен төп юнәлештән солдатларын чыгармаячак. Моннан тыш Русия хакимиятләре берьюлы берничә юнәлештә басым ясамакчы була, диелә язмада.
Украина рәсми затлары да якын көннәрдә Русиянең Төньяк Корея хәрбиләре катнашында Курски өлкәсендә зур һөҗүмгә күчәчәген көтәбез дип раслаган.
Хәзерге вакытта төньяк кореялар Курскидан көнбатышта Русия хәрбиләре белән бергәләп хәрби әзерлекләрдә катнаша. Пһеньян үзенең 10 меңгә кадәр солдатын Курски өлкәсендә Русия гаскәренә ярдәм итсен өчен җибәргән, дип белдерде АКШ җитәкчелеге.
АКШ саклану министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, Төньяк Корея солдатлары Русия хәрбиләре киеменнән һәм аларга экипировканы Мәскәү биргән, әмма мөгаен алар үзләренең аерым махсус бүлекчәләрендә сугышыр.
Шулай ук язмада Пентагон вәкилләренә сылтама белән әйтелгәнчә, Русия төньяк кореяләрне артиллериядән ут ачарга, җәяүле гаскәрләрнең төп тактикасына, һәм иң мөһиме - траншеяләр чистартырга өйрәтә. Бу әзерлекләр Төньяк Корея хәрбиләренең бер өлеше булса да Украинаның ныгытылган саклану позицияләренә каршы турыдан-туры һөҗүмнәрдә катнашачагын күз уңында тота, диелә.
Белгечләр фаразлавынча, бу һөҗүмдә төньяк кореяләргә ныгытылган техника булышмаячак, алар сугышта җиңел пехота кебек катнашачак. Шул рәвешле, Украинаның артиллерия һәм пилотсыз очкычлар һөҗүмен бергә куллану тактикасы Русиянең сакланмаган позицияләренә зур зарар китерә, дип искәртелә язмада.
Көнбатыштагы һәм Украинадагы рәсми затлар Курски өлкәсенә Төньяк Корея хәрбиләренең килүен - Украинада ике елдан артык барган сугышның "җитди киеренкеләшүе" дип атый.
- Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
- 9 ноябрь, шимбә көнне Путин бу килешүне ратификацияләү турында канун имзалады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум