Русиядә 2010 елдан башлап интернетта чыккан әйберләр өчен 36 меңнән артык административ беркетмәләр төзелгән һәм 1400дән артык җинаять эше ачылган. Бу хакта "Новая газета Европа"ның тикшеренүендә әйтелә.
Шулар арасында 12 мең беркетмәне интернетта чыгарган рәсемнәр өчен, 10 меңен - постлар, алты меңен - видео, дүрт меңен - аудио, өч меңен - калдырган фикерләр һәм меңнән артыгын язган хатлар һәм репостлар өчен төзегәннәр.
Басма мәгълүматынча, русияләрне ешрак наци символикасы, Тимур Муцураев җырлары, оппозиционер Алексей Навальныйның экстремист материаллар исемлегенә кергән "Припомним жуликам и ворам их манифест-2002" видеосы өчен һәм "Булмасын сугыш" шигаре өчен эзәрлеклиләр.
— Әгәр 2010 елда кешеләрне нигездә наркотиклар пропагандасы, экстремизм һәм террорчылыкка чаакыру өчен хөкем иткән булсалар, хәзерге вакытта "ЛГБТ пропагандасы", сугышка каршы карашлар, сепаратизмга чакыру һәм башкалар өчен хөкем итәләр, дип яза басма.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 14 ел эчендә репрессив маддәләрнең саны биш тапкырга арткан — элек биш булса, хәзер 25. Шуларның яртысыннан артыгы — җинаять маддәләре. Моннан тыш соңгы өч елда штрафларның бәясе дә ике тапкырга арткан һәм 13,5 мең сумга җиткән.
Интернетта белән бәйле эшләрнең күбесе "ВКонтакте" социаль челтәрендәге активлык өчен ачылган. Бу социаль челтәрне Русия куәт оешмаларының тикшерә алуы чикләнмәгән. 20 меңнән артык административ беркетмәне "ВКонтакте"да чыккан әйберләр өчен төзегәннәр.
"Интернетны яклау җәмгыяте" җитәкчесе Михаил Климарев әйтүенчә, хәзео куәт оешмаларында эшләүчеләр "ВКонтакте"дан берни соратып та алмый, чөнки алар өчен "махсус шәхси аккаунт ясалган, аның аша бөтен әйберне, хәтта кешеләрнең шәхси язышуларын да карый алалар".
- Күптән түгел Азатлык радиосы аннексияләнгән Кырымда яшәүче иргә Путинны хурлаган һәм Украина байраклы рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салулары турында язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум