Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

49 яшьлек Елена Сизова бу төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. Якында тикшерү комитеты аңа чикләү чарасы билгеләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк.

Тикшерү комитетында сорау алганнан соң Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Елена Сизованы тоткарлаганнар. Бу хакта чыганакларына таянып, "Бизнес Online" яза.

Басма язуынча, Татарстанның икътисад полициясе һәм тикшерү комитеты Сизованы җәй көне тикшерә башлаган булган, ул чакта Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгендә контрактларны бүлешү белән бәйле җинаять эше ачылган иде. Сизовага каршы крсәтмәләрне бу җинаять эшендә шикләнелүче бер эшкуар биргән, ул үзәккә реагентлар сату белән бәйле тендерны откан булган.

Августта Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә эшләүче билгесез хезмәткәрләргә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителде. Куәт оешмалары вәкилләре 1,6 млн сум урлануын ачыкланган. Моны сатып алына торган тауарларның бәясен арттырып күрсәтеп эшләгәннәр диелә. Әлегә моны кем эшләве билгеле түгел, дип язган иде InKazan.

Сизова бу төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. Якында тикшерү комитеты аңа чикләү чарасы билгеләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк диелә.

Елена Сизовага 49 яшь. Ул Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге белән 2019 елдан җитәкчелек итә.

  • Татарстанда соңгы вакытларда бер-бер артлы җитәкчеләрне кулга алулар күзәтелә.
  • 21 майда Татарстанның элекке мәгариф министры, күп еллар Актаныш районы башлыгы булып эшләгән Энгел Фәттахов, бер көн алдан Буа театры җитәкчесе, татар дөньясында танылган артист Раил Садриев тоткарланды.
  • Моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланды, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эшеннән алынды һәм куәт оешмалары берничә хезмәткәрне кулга алды.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин сәяси репрессияләр бара дип саный, гәрчә әлеге затлар сәясәт белән шөгыльләнмәсә дә. Аныңча, хәзер Мәскәү үз тарафдарларын һәм систем кешеләрен дә изә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG