Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов аннексияләнгән Кырымдагы "Сәләт-Ак Барс" балалар аланына килгән


Кырым, Форос
Кырым, Форос

Хәзерге вакытта биредә Татарстаннан — 237, Кырымнан — 60 бала ял итә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Форос бистәсендәге "Сәләт-Ак Барс" балалар аланына килгән. Ул балаларның яшәү шартларын тикшергән. Хәзерге вакытта биредә Татарстаннан — 237, Кырымнан — 60 бала ял итә, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Миңнеханов торак корпусны, спорт үзәген караган, бигрәк тә ашатуның ничек оештырылуын тикшергән һәм ризыкларның сыйфаты мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушкан. 15 июльдә аннексияләнгән Кырымдагы Кизләүдә (Евпаториядә) "Каламитский бриз" җәйге аланында 26 баланы агулану билгеләре белән хастаханәгә алып киттеләр. Анда ашату-эчертү, дезинфекцияләү чараларында җитешсезлекләр табылды. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республиканың Кырымдагы аланнарында агулану проблемы булмады, дигән иде.

Якындагы көннәрдә Форостагы аланга чираттагы төркем киләчәк дип искәртелә.

Җәйнең ике аенда Краснодар краенда һәм аннексияләнгән Кырымда Татарстаннан 3,5 меңнән артык бала һәм үсмер ял иткән. Җәй буе барлыгы 5,3 мең кеше ял итәчәк диелә.

  • Татарстан Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә аланнарга җибәреп тора. Гәрчә, аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
  • Русия аннексияләгән ярымутрауга һөҗүмнәр артуына карамастан, Татарстан рәсмиләре анда ял итү имин дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG