Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөһаҗирлек: кем кире кайтты, кем тагын да ераграк китте


2022 елда сугыш аркасында Русиядән китүче татар-башкортларның күпмедер өлеше ватаннарына кире кайтты, ә кемдер яңа илләргә китте. Бу күп очракта чит илдә яшәү рөхсәте ала алмау, югары бәяләр, эш булмау белән бәйле.

2023 елда мөһаҗирлек дулкыны үзгәрешләр кичерде. 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Русиядән, шул исәптән Татарстан белән Башкортстаннан да күпләр чит илгә чыгып китте. Шул ук елның сентябрендә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәч, эмиграциянең тагын бер дулкыны башланды. Акчалырак кешеләр очкычларга билет алды, башкалар Казакъстан, Грузия чигенә килеп тулды.

2023 ел исә бу кешеләр өчен тагын да бер үзгәрешләр елы булды дип әйтергә мөмкин. Виза чикләүләре аркасында кемдер яшәү рөхсәте ала алмыйча кире кайтырга мәҗбүр булды, кемдер башка илләргә күчте.

Кире кайттык

Азатлык бер ел Төркиядә яшәп, Чаллыга әйләнеп кайткан гаилә белән сөйләште. Өч яшьлек кызлары бар. Алар үз исемнәрен күрсәтмәүне сорады. Гаилә мобилизация игълан ителгәч, 2022 елның сентябрендә чит илгә билетлар сатып алган һәм очып киткән. Әмма быел җәй кире кайтырга булганнар. Сәбәпләре: яшәү рөхсәте (ВНЖ) алу өчен күп акча һәм документлар җыю, акча җитмәү, бәяләр арту, җәен бик кызу һава торышы.

Хатыны шулай ук туганнарны да бик сагындым дип сөйләде.

Туганнарны сагынганмын, моны кайткач кына аңладым

— Ник кайттык? Беренчедән, Төркиядә бәяләр бик нык үсә башлады, һәм моның әле һаман да очы-кырые күренми. Әгәр дә син доллар яисә еврода акча эшләмисең икән, чит илдә сиңа авыр булачак. Русиядә ризыкларга бәя артык нык үсмәгән, бәяләр без киткәндәге сыман. Икенчедән, Төркиядә җәй көне бик кызу, Татарстанда җәй — рәхәт. Өченчедән, туганнарны сагынганмын, моны кайткач кына аңладым.

Иремне сугышка алып китәрләр дип курыктым. ВНЖ кирәк булса дип, русия документларын алдан әзерләп куйган идек, аларга апостильләр куеп чыгасы бар бит. ВНЖга документларны тапшырдык, нотариус имзалаган, тәрҗемәче тәрҗемә иткән, копия өстендә копия булган документларыбызны күтәреп, миграция бүлегендә беренче ВНЖ алдык. Җирлеләрнең безгә мөнәсәбәте әйбәт иде, безнең җәмгыятьтә кайчакта ягымлы караш та күренми. Адаптация начар барды: мин яңа дуслар таба алмадым, актив социаль тормыштан соң минем өчен бу авыр иде. Телне дә белмәгәч, һәрвакыт барьер иде, инглиз теле инглиз илендә кирәк икән, моны төгәл аңладым.

Ире, Төркиядәге яшәгән җирдән туйдым, ә башка урынга күчәргә зур чыгымнар кирәк иде, ди.

— Минем төп сәбәп – Төркиядә бер ел яшәгәч, яшәгән жирдән туйдым. Мин белә идем – аны алыштырыр өчен яңадан күп чыгымнар кирәк иде һәм ВНЖны яңа адреска бирүнең шансы аз иде. Жыелган акчалар белән моны үтеп чыгу мөмкин түгел иде. Аномаль кызу кире кайтуны тизләтте, ике көн өчендә жыендык та киттек. Кире Төркиягә бару һаман уйда, тик житәрлек онлай эшләнә торган акчасыз бармыйм.

Ераграк киттек

Тагын бер яшь гаилә Мәскәүдән Төркиягә, Төркиядән Франциягә күченгән. Аларның яше тулмаган сабыйлары бар. Шулай ук үз исемнәрен күрсәтмәүне үтенделәр.

Рүзил Азатлыкка сөйләвенчә, ул Төркиядә эш таба алмаган һәм шунлыктан китәргә мәҗбүр булган.

Әйбәт шартлар белән эш таба алмау бердәнбер мәсьәлә иде

— Русиядән сугыш башлануга ук диярлек Төркиягә киттек, китү карары бер көн эчендә кабул ителде. Төркиягә килеп урнашуга эшемдә илдән китүемне һәм бар эшемне хилафлык китермичә читтән торып дәвам итәчәгемне хәбәр иттем, җитәкчем карары белән риза булмау сәбәпле (китүемне алдан белгертмәдем, чөнки дәүләт хезмәткәрләренә хәбәр итүеннән һәм чикне чыга алмавыбыздан курыктык) үз теләгем белән эштән китәчәгем хакында килештек. Шулай итеп, Төркиягә килүгә кәсепсез калдым. Эш эзләргә керештем, Төркиядә белгечлегем буенча эш табуы кыен булу сәбәпле, Төркиядән тыш башка илләрдә дә эш мөмкинлеген карадым. Төркиядә әйбәт шартлар белән эш тапкан булсам, анда калып та эшләргә бик шат булган булыр идем, чөнки яшәү шартлары бик әйбәт, кардәш халык, кешеләре шәп, тел мәсьәләсе юк, татарлар, дуслар күп. Белгечлегем һәм әйбәт шартлар белән эш таба алмау бердәнбер мәсьәлә иде.

Эш эзләүгә килгәндә, Гарәп Әмирлекләрендәге эре бер ширкәттә уңышлы интервью узып чакыру алдым, ләкин иң соңгы мизгелдә документларда ул вакытта эшсез булуымны күреп баш тарттылар.

Ир соңрак Франциядә эш таба һәм чакыру ала. Ләкин документ эшләре өч айга сузыла.

Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла

— Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла дигәндәй, мин сугышка хәтле эшләгән һәм эштән китәргә мәҗбүр иткән ширкәт Франциядәге баш офисларында яхшы вазифада эш тәкъдим итте, һәм документ эшләре, фатир табу белән ярдәм итәбез диде. Тәкъдимне кабул иткәннән соң документ һәм виза эшләре өч айга сузылды. Җәй башында гаиләм белән Франциягә өч айлык D тибында виза алдык, һәм Франциягә килүгә үк эшли башладым. Виза рөхсәт биргән өч ай эчендә торыр урын табып, документларны Titre de Séjour (яшәү рөхсәте) алу өчен префектурага тапшыру шарт. Документ эшләре тулысынча онлайн һәм җиңел башкарыла, документлар каралып, рөхсәт әзер булу хакында хат килүгә уңайлы вакытка очрашу билгеләп, барып кына аласы. Югары квалификацияле белгечләрнең эш килешүе вакыт белән чикләнмәгән булса, яшәү рөхсәте дүрт елга бирелә, алга таба озайту һәм ватандашлык алу мөмкинлеге дә каралган, — дип сөйләде Рүзил.

Тиз арада алар фатир да таба ала, документлары да әзер була. С Carte de Séjour яшәү рөхсәте, сайлауларда тавыш бирүдән кала, ватандашларда булган бар хокукларны ача. Медицина һәм уку бушлай.

Эшем белән канәгать, хезмәттәшләр ярдәмчел, бик канәгатьмен ди ул. Хезмәттәшләре аңа "сугыш башлангач илдән китү карары – бик дөрес карар" дигән.

Рүзил әлеге вакытта француз телен өйрәнә, чөнки инглиз теле белән илдә яшәү авыр ди. Бәяләр һәм салымнар югары булуы гаҗәпләндергән.

Франциядә эш мөмкинлеге булуына бик шатмын

— Франциядә эш хаклары чагыштырмача югары, ләкин тормыш та кыйммәт. Пенсия һәм социаль яклау чыгымнары Русиядәге кебек үк тулысынча эш бирүчедә түгел, хезмәт хакыннан 30%ка якынын пенсия һәм социаль яклауга (килешү имзалаганда моны белмәгән идем), аннары тагын калган өлешеннән керем салымын түлисе, ул гаиләнең еллык кереме һәм ишлелегеннән тора һәм 45%ка җитүе мөмкин.

Франциядә мөселманнар күп, хәләл туклану белән проблемнар юк. Франциядә эш мөмкинлеге булуына бик шатмын, телне өйрәнәсе һәм монда булган мөмкинлекләр белән тулысынча файдаланасы килә, — диде Рүзил.

"Сәлам, син кайда?" подкастлары

Азатлык быел мөһаҗирлекнең яңа дулкынына багышланган подкастлар сериясе чыгарды. Төрле кешеләр, төрле язмышлар.

Мәсәлән, башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүләре турында сөйләде. АКШка барып җиткәнче яшь гаилә берничә илдә яшәп ала. Рүзилә хәзер "Балалар" проектын читтән торып үстерә, Башкортстан башлыгы грантын да алуга ирешкән. Әлегә кадәр үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям ди. Аның тарихын монда укырга һәм тыңларга була.

Өч балалы Ләйсән ире арттыннан Татарстаннан Истанбулга күчеп киткән. Балалары онлайн Русия мәктәбендә укый, алар һаман кире Казанга кайту өмете белән яши. Бәяләр кыйбат, Истанбулга килгәннән бирле сыер ите ашаган юк дип сөйли. Аның тарихын монда укырга һәм тыңларга була.

Татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә күчә, әлеге вакытта Германиянең Франкфурт шәһәрендә яши. Аның белән төрекләр һәм алманнарның яшәү рәвеше, тел өйрәнү мәсьәләләре, чит илдә туган телне саклау турында сөйләштек. Эльза тарихын монда укырга һәм тыңларга була.

Фәнис Фәрхетдинов сугышка башланырга берничә ай кала Татарстаннан АКШка чыгып китә. Русиядә активизмы өчен аңа эзәрлекләү янаган. Бүген ул Лос-Анджелеста, эшли, аякка баса, татар телен, Татарстан иреген яклап анда пикетларга чыга. Сагынганда Илһам Шакиров җырларын тыңлый. Фәниснең тарихын монда укырга һәм тыңларга була.

Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә тумышы белән Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар. Сагынам, ләкин балабызның киләчәген уйлап чыгып киттек дип сөйләде ул. Аның белән интервьюны монда укырга һәм тыңларга була.

Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче җырчы Әдилә Әхмәтова бу илне яратып яшим ди. Ул Казанда танылып килгән җырчы, үзенең вокал мәктәбен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ул һәм ире Татарстаннан китәргә карар итәләр. Җырлавын дәвам итә, ләкин Инстаграмда гына. Әдилә тарихын монда укырга һәм тыңларга була.

Азатлык подкастларын Instagram-да, Youtube, Google Podcast, Spotify, Вконтакте һәм Яндекс.Музыка платформаларында тыңларга мөмкин.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG