Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева вәкиллек эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында 2023 ел ахырына Кырымда сәяси сәбәпләр белән иректән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е - кырымтатар дип белдерде.
"Шуны аңлау мөһим: эзәрлекләүләр санының артуы Украина ватандашларының Кырымда оккупантларга активрак каршылык күрсәтүе белән бәйле", диде ул.
Русия армиясенә бармаганнарны җәзалыйлар
Кырымда халыкара һуманитар хокук нормалары һәм гореф-гадәтләр бозылу турында сөйләп, Ташева аннексияләнгән Кырымнан канунсыз рәвештә Русия армиясенә чакырылган 44,5 мең кешенең 5,5 меңе 2023 елда чакырылганын әйтте. Хәрби хезмәттән качу турындагы мәддә нигезендә 497 җинаять эше каралган, шуларның 185е 2022 елның 24 февраленнән башлап. Оккупацион гаскәрдә хезмәт итәргә теләмәгән кырымнарга 450-дән артык хөкем чыгарылган. Бу халыкара һуманитар хокук нормаларын һәм гореф-гадәтләрне бозу, дип ассызыклады Ташева.
Нәтиҗәдә Русиянең Украинада башлаган сугышында кырымтатар егетләренең ике яклап кырылуы 2023 елда да дәвам итте.
Кырымда гаилә репрессияләре тарала
2023 елда Кырымда гаилә репрессияләре белән дә билгеләнде. Хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров апрель аенда аның йортында тенту узганда полициягә буйсынмауда гаепләнде. 2023 елда ул 12 тәүлеккә сак астына алынды. Соңрак аңа "Русия армиясен дискредитацияләү" һәм "мәгълүмат иреген дөрес кулланмау" турында ике административ эш ачтылар. Декабрь аенда мәхкәмә аңа 40 мең сум штраф салды. 2014 елда Абдурешит әфәнденең улы Ислям Джеппаров һәм аның икетуган абыйсы югалган иде, алар турында әлегәчә бернинди мәгълүмат юк. "КрымSOS" аннексияләнгән Кырымда кеше урлауның 44 очрагын теркәгән, 15 кеше турында әле дә берни билгеле түгел диелә.
Кырымда аерым бер гаиләгә каршы репрессияләрнең тагын бер мисалы - Эскендер Әхтәмов гаиләсе була ала. 2023 елның июлендә сәяси тоткын Азиз Әхтәмовның әнисе Зарема Әхтәмовага улына теләктәшлек белдереп мәхкәмә бинасына килгән өчен 12 мең сум штраф салдылар. Өендә ике тентү узган, ике җинаять эше, өч административ эш ачканнар, акчалата ике тапкыр җәза бирделәр.
2021 елда Азизның әтисен, абыйсы Арсен Әхтәмовны "полициягә буйсынмаган өчен" 10 һәм 15 тәүлеккә административ кулга алуга хөкем иттеләр, шул елның 30 сентябрендә Эскендер Әхтәмовка 8 мең сум штраф салган иделәр.
Бу эш нигезендә 17 елга ирегеннән мәхрүәм ителгән Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял 2023 елда Минусински төрмәсенә җибәрелде.
2023 елда төрмәдә тиешле ярдәм күрсәтелмәү сәбәпле Джемиль Гафаров үлде.
Саннар басым артканын күрсәтә
Киевта эшләүче бәйсез Кырымтатар ресурс үзәге мәгълүматына күрә, 2023 елның беренче яртыеллыгында тоткарланган 101 кешенең 66сы кырымтатар булган.
- 37 тентүнең 29ы - кырымтатарларда узган. 2022 елда исә беренче яртыеллыкта 15 төнтү узган иде.
- 2023 елда 140 тоткарлауның 93 - кырымтатарларда булган.
- 104 сорау алуның 73 -кырымтатарлардан алынган.
- Вакытлы изоляторда утырган 34 кешенең 25 – кырымтатарлар.
- Азат ителгәннәр 54 кешенең 34 – кырымтатарлар.
- Эзәрлекләнгән 33 кешенең 27 – кырымтатарлар.
- Русия колонияләрендә Кырымнан 150 сәяси тоткын утыра.
Үзәк китергән саннардан күренгәнчә, 2021 елдан башлап 2023 елга кадәр басым арта гына барган.
Херсон, Запорожье өлкәләрендә тоткарланганнарны да Кырымга китереп хөкем итү арта бара. 2023 елның беренче яртыеллыгында бу өлкәләрдән китерелеп хөкем ителгәннәр саны 33 кеше булган.
Адвокатлар сак астына алына
Эзәрлекләнгәннәрне, тоткарланганнарны яклаучылар да басым астында эшләргә мәҗбүр. 2023 елда адвокатлар Назим Шейхмамбетов, Рустем Кямилевның адвокат статуслары бетерелде.
Адвокат статусын алуның төп сәбәбе — ФСБ аларны кырымтатарларны яклау процессларыннан ераклаштырырга тырыша, ди Рустем Кямилев.
Адвокатлар Назим Шейхмамбетов, Айдер Азаматов, Эдем Семедляев тоткарланып административ сак астына алындылар һәм акчалата җәзага тартылдылар.
Октябрь аенда ике атна сак астында утырып чыккан кырымтатар активистларын яклауда катнашкан тагын бер адвокат Алексей Ладин, басым миңа гына түгел, ә Кырымда сәяси эшләрдә кешеләрне яклау белән шөгыльләнүче башка адвокатларга да ясала, дигән иде.
"Коллегаларны кулга алганда, без барыбыз да шуны аңладык, бу махсус һәм халык алдында эшләнде, башкалар да алар белән шулай булачагын күрсен өчен" диде ул.
Мәхкәмә Ладинга 45 сум штраф салды.
Сүз иреге, фикер иреге юк
Кырымда бәйсез басмалар юк диярлек. Матбугат аланында дәүләт карамагында булганнары контроль астында эшли. Фикер, сүз иреге юк. "Махсус хәрби операция" хакында язмаган матбугат та 2023 елда бу хакта мәҗбүри яза башлады. Сәяси тоткын булган 14 сивил журналист сак астында. Чит ил журналистлары Кырымда эшләми.
Хатын-кызларга каршы җинаять эшләре ачыла
Русия тикшерү хезмәтләре ноябрь аенда кырымтатар кызы Эмине Зекерьяевага каршы җинаять эше ачты. Имеш, 2016 елда Зекерьяева ВКонтакте социаль челтәрендә Сүрия территориясендә булган украин ватандашы белән аралаша һәм бу хат алышу турында ул Русия махсус хезмәтләренә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итмәгән. Җинаять кодексы маддәсе нигезендә аңа 100 мең сум штраф, йә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.
Ноябрьдә Русия мәхкәмәсе Евровидение бәйгесе җиңүчесе, Киевта яшәүче кырымтатар җырчысы Җамаланы читтән торып кулга алу турында карар чыгарды.
Адвокат Эмине Авамилева тоткарланып административ сак астына алынды һәм акчалата җәзага тартылды. Тоткарланганнарны яклаучы адвокат Лиля Гемеджиның адвокат статусы мәхкәмә карары белән бетерелде. 2022 елда чик буенда тоткарланган 25 яшьлек Ление Умерова 2023 елда Мәскәүнең Лефортово төрмәсеннән чыгарылмады.
Болар билгеле булган фактларның бер өлеше генә.
2023 елда Кырымда күзәтелгән тагын бер күренеш - Украин яклы активистларны социаль челтәрләрдә калдырган язулары аша эзләүгә керешкән Русия тарафлы блогерлар Кырымда активлаша башлады, табылган фактларны алар полициягә җиткерә.
Кырымтатар мәктәпләре төзелми
"Кырым язының" унеллыгы (2024) алдыннан Кырымда ун ел эчендәге уңышларны барлый башладылар. Шул исәптән, "Ун елда – ун мәктәп" дигән шигар астында Кырымда 10 мәктәп төзелгәне хакында хәбәр итәләр.
Украина заманында төзелә башалаган һәм Русия чорында төзелеп беткән, кырымтатар балалары укыган Акмәчеттәге 44нче мәктәпне искә алмасак, яңа төзелгән мәктәпләр арасында бер кырымтатар мәктәбе дә юк.
Бүген Украина заманнан калган 16 кырымтатар мәктәбе иске балалар бакчаларында, күмер базларында, стандарт булмаган кечкенә биналарда урнаша, алар ике сменада эшләргә мәҗбүрләр. Рәсми саннарга күрә, тулысынча кырымтатар балалары укыган мәктәпләрдә 5462 бала һәм урыс телле мәктәпләрдә 119 сыйныфта тагын 1905 кырымтатар укучысы укый.
Бар Кырымда рус теләндә 222,8 мең (96,7%), кырымтатар телендә 7,367 мең (3,2%) укучы укый. Кырым магариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Кырым мәктәпләрендә 2023 елда тагын 33,351 мең кырымтатар укучысы укый. Менә аларны милли мәктәпләрдә урнаштыру өчен тагын күпме мәктәп кирәк булыр иде, ләкин 10 елда бер генә кырымтатар мәктәбе дә төзелмәде.
Кырым инженер-педагогия университетының тулай торагы да 10 елда төзелеп бетә алмады. Бу уку йортында студентларның 60% - кырымтатар.
Кырымтатар мәдәни учакларына игътибар юк
Акмәчеттәге И.Гаспринский исемендәге бердәнбер республикакүләм кырымтатар китапхәнәсе янында яңа бина төзеләчәк дип еллар буе вәгъдәләр бирелсә дә, алар 2023 елда да вәгъдә булып калды. Китапхәнә иске кырымтатар мәктәбендә урнаша. 2001 елда ул Нидерландта яшәүче кырымтатар Мехмет Тютюнджи яулаган грантка төзекләндерелгән иде.
Республика кырымтатар мәдәни-тарихи мирас музее да җимерек хәлдә, кечкенә беркатлы йортта урнашкан "бина" хакында да сүз юк. Хакимиятнең Кырымтатар мәҗлесе офисын мөфтияткә бирәчәкбез, анда музей урнашачак дигән сүзләре дә башка ишетелми. Хәзер шул бинада музыка мәктәбе булачак дигән хәбәрләр тарала башлады.
2018 елдан инкыйраз кичерә башлаган кырымтатар театрының 2023 елда җитәкчесе тагын алмашынды. Бу инде дүртенче җитәкче. Кырым мәдәният министрлыгы карамыгындагы башка театрларда мондый хәл күзәтелми.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум