Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык артисты Ринат Таҗетдинов 18 октябрьдә җирләнәчәк


Ринат Таҗетдинов. Архив фотосы
Ринат Таҗетдинов. Архив фотосы

Артист белән саубуллашу 18 октябрьдә иртәнге сәгать унда Камал театрында узачак. Аны үзе әйтеп калдырганча, Яңа Татар зиратында күмәчәкләр.

Кичә, 16 октябрьдә 86 яшендә Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат булды.

Камал театры мөдире Илфир Якупов "Бизнес Online"-га әйтүенчә, ул быел кыш инсульт кичергән булган, соңгы тапкыр хастаханәгә ике үпкәсе дә ялкынсынып кергән.

Артист белән саубуллашу 18 октябрьдә иртәнге сәгать унда Камал театрында узачак. Аны үзе әйтеп калдырганча, Яңа Татар зиратында күмәчәкләр.

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында ачылган татар студиясен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1989-2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе була. Сәхнәдә 40тан артык роль башкара.

  • 2018 елны 80 яшьлек юбилей кичәсе алдыннан ул Азатлык радиосы белән сөйләшүдә татар теленә булган басымга, мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга борчылуын белдергән иде.
  • "Мәктәпләрдә телне укытуны ике сәгатькә калдыру татар халкы өчен зур фаҗига. Урыс телен без барыбыз да беләбез, аны белмәгән кеше юк, ләкин бит дөнья төрле милләтләр булганда матур. Татар милләтен бетереп булмый. Ничек кенә тырышсалар да, татар милләте бетми! Чөнки безнең татарларыбыз бөтен дөнья буйлап таралган", диде Ринат әфәнде.
  • 2022 елда Камал театрының яңа бинасына япон концепциясе сайланды, жюрида Ринат Таҗетдинов та бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG