Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасына илдән киткән русияләрне эзәрлекләргә мөмкинлек бирүче канун өлгесе кертелде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять эзәрлекләвенә эләккән русияләрне эзләү өчен Баш прокуратура чит дәүләтләрнең куәт оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Русия хакимиятләре куәт оешмаларының чит илгә киткән русияләрне эзәрлекләүдә вәкаләтләрен арттырырга әзерләнә. Төрле бәяләмәләргә күрә, андыйларның саны 600 меңнән бер миллион кешегә кадәр.

Бүген, 2 августта Русия думасына яңа канун өлгесе кертелде. Аңа ярашлы, җинаять эзәрлекләвенә эләккән русияләрне эзләү өчен Баш прокуратура чит дәүләтләрнең куәт оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Баш прокуратура чит дәүләтләргә "чит ил ватандашларын гына түгел, җинаять кылган һәм илдән китеп, җәзадан котылырга омтылучы Русия ватандашларын да җаваплылыкка тарту өчен материаллар җибәрә" алачак дип хәбәр итте Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев.

Аның сүзләренчә, бу төзәтмәләрне Русия Җинаять кодексының 458нче маддәсенә кертү ниятләнә.

Хәзерге вакытта бу канун чит илдә килеш "Русиягә каршы эшчәнлек" алып баручы русияләрне җәзага тартырга мөмкинлек бирми, диелә документка аңлатма язуында.

  • Күптән түгел Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып баруын чит илдән торып тәнкыйтьләүче Русия шоу-бизнесы йолдызларын тәнкыйтьләде һәм алар кире кайткач гаскәрне "кимсеткән өчен" җавап тотачак дип янады.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителгәч, илдән йөзләгән мең кеше китте.
  • Русиянең элекке президенты, хәзер Иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасын үтәүче Дмитрий Медведев Украинадагы сугышта Русиянең җиңелүен теләүчеләрне "җәмгыять дошманнары" яки "дәүләт дошманнары" дип табарга чакырды. Ул "мондый затларны ахыргы көннәренә кадәр кире Русиягә кертмәскә кирәк", "бары тик башта ачыктан-ачык үкенүләрен белдерсәләр генә" кайта алсыннар, ди.
  • Моңарчы чит илләргә күченгән русияләрне Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да тәнкыйтьләде. Ул аларны көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга Русиягә кайтмаска тәкъдим итте. "Чит илгә китүчеләр ватаннарын шулай пычракка буйый икән, шунда калсыннар да. Анда рәхәт булгач, безнең янга кайтмасыннар. Аларга Черчилльнең "Күселәр качсын өчен, кайчак көймәне батырган кыяфәт ясарга кирәк", дигән сүзләре туры килә", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG