Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында тиздән илдә Google-ны, Google Android һәм IOS-ны томалаячакларын әйттеләр


Бизнес вәкилләренә һәм галимнәргә башка  платформнарга күчәргә тәкъдим итәләр.

Тиздән Русиядә Google, Google Android һәм IOS-ны томалаячаклар. Бу хакта Дума депутаты Алексей Диденко әйтте. Бу "безнең тәкъдим белән эшләнми", дип тә искәртте.

"Тиздән Google томаланачак, аның белән беррәттән Google Android та. Шулай ук IOS та томаланачак һәм бу безнең тәкъдим белән эшләнми. Бизнес вәкилләренә һәм галимнәргә башка платформнарга күчәргә тәкъдим итәбез", дигән Диденко runews24 белән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, дәүләт хезмәткәрләренә һәм түрәләргә бу платформнардан куллану күптән тыелган. Аеруча яшерен мәгълүмат белнә эшләүчеләргә.

Депутат сериал-фильмнар тупланган Netflix сервисын өзеп куюны мисалга китергән. Бернинди дә "фаҗига" булмады бит, дигән.

"Әлбәттә, кемдер канәгатьсезлек белдерде, тел шартлаткан булды, тик вакыт узган саен тынычландылар", дип сөйләгән Диденко.

  • 1 августта YouTube видеохостингы Русиядә начар эшлb башлады. Бүген билгеле булганча, ике көн эчендә YouTube-ның начар эшләвенә 15 мең русияле зарланган.
  • Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.
  • Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр дә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG