Русия гаскәренең Донецки өлкәсендәге Константиновка шәһәрен атышка тотуы нәтиҗәсендә кимендә 11 кеше үлгән, 40 кеше җәрәхәтләнгән.
Донецки өлкәсенең хәрби хакимияте башлыгы Вадим Филашкин әйтүенчә, шәһәргә артиллерия белән һөҗүм итмәгәннәр, ә һавадан X-38 ракеты атканнар,
"Русия бу террор өчен җавап тотачак", дип искәртте Филашкин.
Украина Telegram-каналлары язуынча, ракет "Экомаркет" супермаркетына эләккән. Янгын башланган.
Шулай ук җимерелгән корылмалар, зарарланган машиналар күренә.
"Константиновкадагы супермаркетка һөҗүм - русияләрнең чираттагы терроры. Сивилләр белән сугышу - аларның бердәнбер булдыра ала торган әйберсе", дип язды Telegram-да Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак.
Русия саклану министрлыгы әлегә Константиновкага ясалган һөҗүмгә фикер белдермәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум