Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда өч көнлек сайлаулар башланды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" кисәтәләр.

Бүген, 6 сентябрьдә Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да сайлау бүлгеләре эшли башлады.

Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә.

Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" кисәтәләр.

Республиканың "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы "җимергеч көчләр төрле провокацияләр белән вазгыятьне какшатмакчы булырга" мөмкин дип язып чыкты. Медиа быел мартта ил президентын сайлаган чакта Уфада һәм Бөредә ике сайлау бүлгесендә бюллетеньнәр салына торган тартмаларга зелёнка агызмакчы булганнар иде, дип мисалга китерә. Аларга канун бозган өчен җәза бирелүен искәртә. Бу кешеләр телефоннан шалтыраткан "мошенниклар"ның корбаны булган, ди.

Быел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырыша. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.

Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әле 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.

"Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул.

Соңрак исә Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашкан 34 хәрбинең муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителүе билгеле булды.

  • Башкортстанда башлык сайлавы өч көн буе — 6, 7 һәм 8 сентябрьдә узачак.
  • Халыкта ризасызлык уяткан Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.
  • Радий Хәбиров — "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителде. Апрель аенда Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен Русия президенты Владимир Путин үзе хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты. Баймак вакыйгаларыннан соң Хәбировның абруе төшүенә карамастан, протестларда катнашучыларны эзәрлекләү көчәйде һәм ул һаман да дәвам итә. Моның артында Радий Хәбиров үзе торды. Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировның вазифасыннан китүен берничә тапкыр таләп итте.
  • 2019 елда узган сайлауда катнашучылар 71,8 проценты тәшкил итте. Ул вакытта Радий Хәбиров — 82,02 процент, КПРФ вәкиле Юнир Котлыгужин — 6,87 процент, ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев — 4,56 процент тавыш җыйды. Владимир Барабаш ("Ватандашлар көче"), Зөлфия Гайсина ("Яблоко"), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Рәфис Кадыйров ("Русия патриотлары"), Владимир Кобзеевларның (Русия пенсионерлары партиясе) — ике проценттан кимрәк.
  • "Голос" сайлаучылар хокукын яклау хәрәкәте сайлауны гаделсез узды дип белдерде. Алар "Хәбировка кимендә 640 мең тавыш өстәлгән" дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG