Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбрис Яруллин Татарстан милли китапханәсеннән китә


Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Ул Казанның Мәскәү базарында арт-җитәкче булып эшләячәк.

Татарстан милли китапханәсе мөдире урынбасары Тәбрис Яруллин дүрт ел эшләгәннән соң бу вазифасын калдырган. Киләсе атнадан ул эшкуарлык өлкәсендә эшләүгә күчәчәк, дип яза "Бизнес Online". Бу хакта басмага Яруллин үзе җиткергән.

— Китапханәдәге миссиям төгәлләнде, анда дүрт ел эчендә оешкан зур һәм тәҗрибәле такым эшләп калачак. Китапханә ачык калачак һәм кешеләргә файдалы булачак, дип ышанып әйтәм, — дип сөйләгән ул.

Яруллин Казанның Мәскәү районы базарына эшкә күчә, биредә ул арт-җитәкче булачак.

2022 елда Казанның Мәскәү базарын шәхси кулларга – Мәскәү эшкуары Валерий Аржинтка саттылар.

  • Яруллин – иң актив татар җәмәгать эшлеклеләреннән берсе. 2012 елдан башлап ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе иде, 2017 елдан Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булды.
  • 2019 елда Тәбрис Яруллин Татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән җибәрелде. Аны яклап күп мөрәҗәгатьләр, сөйләшүләр, петицияләр язылды.
  • 2020 елның августында Татарстан Милли китапханәсе мөдире алышынуы билгеле булды. 1992 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсендә төрле вазифаларда эшләп, 2015 елдан мөдир вазифасында булган Сөембикә Җиhаншинаны элек "ТНВ" генераль мөдиренең урынбасары булып эшләгән, берничә ай элек эшеннән киткән Мәдинә Тимерҗанова алмаштырды. Тимерҗанова бу вазифада үзенең урынбасары итеп Дөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллинны алачагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG