Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дигитал үсеш министры түрәләргә чит ил смартфоннарын куллануны канун белән тыярга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Канун кабул итәргә кирәк: әгәр дәүләт өлкәсендә эшлисең икән, Русия смартфоннарын кулланачаксың!", диде ул.

Татарстан дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин түрәләргә чит ил смартфоннары белән куллануны кануннар ярдәмендә тыярга кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген, 3 сентябрьдә Kazan Digital Week халыкара IT-форумын уздыруга багышланган брифингта әйтте.

— Канун кабул итәргә кирәк: әгәр дәүләт өлкәсендә эшлисең икән, Русия смартфоннарын кулланачаксың! — диде ул. Министр әйтүенчә, Русия телефоннары күпкә очсызрак һәм башкалардан берни белән дә аерылмый: аларда да интернет бар, мессенджерлар эшли, шалтыратып та була. Ләкин Русия смартфоннарын яхшыртырга кирәк, дип тә искәртте ул.

Хәйруллин соңгы 30 елда "импорт энәсендә утырдык", ди. Русия 90нчы елларда да шушындыйрак хәлдә иде дип чагыштыра. "Хәтерлисезме, барыбыз да Буш ботлары ашый идек. Авыл хуҗалыгы белән бәла иде. Буш ботлары сәяси сатулашу элементы булып торды. "Халыкара валюта фондыннан кредит алмыйсыз, алсагыз Буш ботларын сатмыйбыз", дип әйттеләр. Хәзер Буш боты урынына операцион системнар килде", диде министр.

Шул ук вакытта Хәйруллин сыйфатлы продукт ясау өчен вакыт кирәк, "бармак шартлаткан арада" эшләнә торган әйбер түгел, ди.

  • Былтыр мартта Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт блогы хезмәткәрләренә дә март ахырына кадәр iPhone-нарын башка маркадагы һәм башка операция системы урнаштырылган смартфоннарга алыштырырга кирәк булачагы хәбәр ителгән иде.
  • Мөгаен Кремль үзенең хезмәткәрләренә яңа "имин" смартфоннар сатып алыр, диелде. Түрәләргә айфон кулландырмау янәсе иминлекне кайгыртып эшләнә.
  • Соңрак Уфадагы "ОДК-УМПО" (Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе) оешмасында эшләүчеләргә һәм вазифаи затларга Американың Apple ширкәте чыгара торган бөтен электрон җайланмаларны да куллануны тыюлары билгеле булды.
  • Аспекты искәртүенчә, мондый чикләүләр "Ростех" дәүләт корпорациясенә кергән оешмаларга кагыла. Шул исәптән әйтик "Нефаз"га һәм Күмертау авиация оешмасына да.
  • "Ростех" үзенең хезмәткәрләренә эш максатларында Apple техникасын куллануны тулысынча тыюын хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG