Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчкән


Казан шәһәре
Казан шәһәре

Казан федераль университеты яңа уку елын башлаганда ук читтән торып белем бирү белән башлады.

БРИКС җыены аркасында Казан көллиятләрендә, техникумнарында һәм югары уку йортларында укучылар 27 октябрьгә кадәр читтән торып белем алачак.

— БРИКС җыены сәбәпле Казан көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары студентлары бүген читтән торып белем бирүгә күчте. Бу форматта укыту 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, — диелә мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүендә.

Казан федераль университеты яңа уку елын башлаганда ук читтән торып белем бирү белән башлады. 17 октябрьдә КФУда "мөстәкыйль эш формасындагы теоретик белем бирү" чоры кертелде, ә университетка килеп укулар 1 ноябрьдән башланачак.

БРИКС җыены аркасында Казан мәктәпләрендә көзге ялларны да күчерделәр. Алар 21-28 октябрьдә үтәчәк.

Күптән түгел Азатлык радиосы Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгарулары турында язды.

КФУ студентлары укырга килеп тә җитмәде инде кайтып китәргә мәҗбүрләр. Бу студентлар арасында ризасызлык уятты. Белем йорты укучылары укуларның дистантка күчерелүе дә, аеруча алганда аларны Универсиада авылындагы тулай тораклардан чыгарылуы белем алучыларның хокукларын бозу дип белдерде. Ачыктан-ачык студентлар каршылык чараларын оештырмады, әмма ризасызлыгын социаль челтәрләрдә белдерде, петиция имзалады. Алар Универсиада авылында урнашкан тулай тораклардан чыгарылуы, анда төрле куәт структуралары кешеләре урнаштырылуы канунсыз гамәл дип белдерде.

  • БРИКС илләре җыены Казанда 22-24 октябрь көннәрендә дәүләт башлыклары катнашында узар дип көтелә. Анда 20 мең кунак чакырулы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG