Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин баскынлыктагы Луһанскиның Рубежное һәм Лисичански шәһәрләренә барган


Алексей Песошин
Алексей Песошин

Бу шәһәрләрне Татарстан төзекләндерә. Аерым алганда, республика Рубежноеда бер мәктәпкә капиталь ремонт ясамакчы була.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Украинадан басып алынган Луһанскидагы Рубежное һәм Лисичански шәһәрләренә барган. Русия басып алган чакта җимерелгән бу шәһәрләрне төзекләндерү өчен Татарстан җаваплы.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Telegram-каналында чыккан хәбәргә күрә, Песошин Рубежноедагы мәктәпне карап чыккан. Аның белән бергә республиканың вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин һәм Рубежноега Мәскәү куйган мэр Сергей Хортив та булган.

1978 елда төзелгән бу мәктәпгә капиталь төзекләндерү ясарга җыеналар.

Лисичанскида исә Песошин шәһәрдә нинди эшләр башкарылачагы турында фикер алышкан.

"Рубежное һәм Лисичанскидагы социаль объектларны торгызу - безнең өчен иң мөһим бурыч булып тора. Үзебезнекеләргә булышабыз!", дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең каналында.

  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Былтыр майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Былтыр ноябрь ахырында Татарстанның ул чактагы вице-премьеры Евгений Варакин Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә вазгыятьнең авыр булуын сөйләгән иде.
  • Фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр, дип зарланды түрә. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән иде ул. Аның сүзләренчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта. Ул Украина кораллы көчләренең 150 чакрымга кадәр ата торган коралы булуын да искәртте.
  • Татарстан Лисичанскида аерым алганда су һәм газ торбаларын алмаштырды. Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән иде. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнде. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр диелде.
  • Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG