Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җинаятьләрне ачу күрсәткечен арттыру өчен ялган дәлилләр китергән ике полиция хезмәткәрен җәзадан азат иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар бер тоткынга 10 мең сум урлау турындагы җинаятьне үз өстенә алырга куша. Аңа кадәр бу эштә гаепле кешене ике ел буе ачыклый алмыйлар. Тоткынга шуның өчен тәмәке бирергә һәм җинаять эшен вакыты чыкты дип ябарга сүз биргәннәр — ул риза булган. Эш материаллары мәхкәмәгә киткәч, ялган ачыкланган.

Татарстанда опер Ришат Әхмәтов һәм өлкән тикшерүче Евгений Осипов җәзадан азат ителгән.

Бу хакта "Травмпункт" хәбәр итә.

Татарстанның Бөгелмә шәһәр мәхкәмәсе Лениногорски районы эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәрен вазифаи җинаятьләр кылуда гаепле дип тапты. Тикшерүче Евгений Осиповны вәкаләтләрен арттыру (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе, 1нче өлеше), хәрәмләшү эшләре (Җинаять кодексының 292нче маддәсе, 1нче өлеше) һәм дәлилләр белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 303нче маддәсе, 2нче өлеше) гаепләп ике ел да ике айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты. Ә опер Ришат Әхмәтовны вәкаләтләрен арттыруда һәм дәлилләр белән хәрәмләшүдә гаепләп — ике елга хөкем иттеләр.

Шул ук вакытта аларның тикшерү изоляторында һәм йорт сагында утырган вакытлары исәпкә алынган һәм мәхкәмә аларны җәзадан азат иткән.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2019 елда опер Ришат Әхмәтов һәм өлкән тикшерүче Евгений Осипов тоткын Александр Косаевка 10 мең сум урладым дип җинаять кылуын танырга куша. Аңа кадәр бу эштә гаепле кешене ике ел буе ачыклый алмаган булалар. Тикшерү фаразынча, полиция хезмәткәрләре моны "җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен арттыру өчен" эшләгән.

Әхмәтов белән Осипов тоткынга шуның өчен тәмәке, хәмер вәгъдә иткәннәр һәм җинаять эшен вакыты чыкты дип ябачакбыз дип ышандырган.

Косаев ризалашкан, җинаятьне үз өстенә алган, банк картасын язган. Тик бу мәгълүматлар җинаять эше материаллары белән чагышмаган. Җинаять эше материалларын мәхкәмәгә җибәргәннәр һәм анда моның ялган дәлилләр булуы ачыкланган диелә.

Прокурор полиция хезмәткәрләренең һәркайсын 15әр елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итүне сораган иде.

  • Татарстанда моңа кадәр дә полиция хезмәткәрләрен хөкем итү очраклары булды. Әйтик 2023 елның 17 маенда Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе Түбән Кама полиция идарәсенең элекке биш хезмәткәрен ирекләреннән мәхрүм итте, аларны янаулар һәм көч, махсус чаралар кулланып, авыр нәтиҗәләргә китереп вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты.
  • Бу полиция хезмәткәрләрен Илназ Пиркин исемле егет үзенә кул салганнан соң хөкем иттеләр. Алар егетне магнитола урлауда гаепләгән була.
  • Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган.
  • Тикшерү һәм мәхкәмә фикеренчә, оперативниклар Пиркинны кыйнап ташлаган һәм үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG