Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кафе һәм барларда кичке уннан соң хәмер сатуны тыймакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моннан тыш утырып ашый торган җирләре 50 дүрткел метрдан да кимрәк булган туклану урыннарында алкоһол сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр. 

Татарстанда күп катлы йортларда урнашкан гомуми туклану урыннарында спиртлы эчемлекләр сатуга чикләүләр кертелергә мөмкин. Мондый кафеларда һәм барларда хәмер сатуны кичке уннан иртәнге сәгать унга кадәр тыярга телиләр. Бу бары тик рестораннарга гына кагылмаячак. Шундый канун өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Тәкъдимнең авторы - Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе.

Моннан тыш утырып ашый торган җирләре 50 дүрткел метрдан да кимрәк булган туклану урыннарында алкоһол сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр.

14 февральдә Русия президенты Владимир Путин күпкатлы йортлардагы хәмер сата торган урыннарның эшчәнлеген чикләү турында канун имзалаган иде. Бу канун өлгесе дә шуның белән бәйле. Хәзер Русия төбәкләре торак йортлардагы гомуми туклану урыннарында бөтен төрдәге хәмерне сату вакытын чикли ала. Элек исә бу көчле алкоһолгә генә кагыла иде. Шулай ук Русия төбәкләре аз алкоһолле эчемлекләрне (әйдтик сыра, сидрны) бары тик рестораннарга, барларга, кафе һәм буфетларга гына сатуны рөхсәт итәргә мөмкин.

  • Соңгы елларда Татарстан хакимияте аракы сату кимүенә борчу белдерде. 2023 ел башында республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда аракы сатучы кибетләрне киметмәскә кушты. 2022 елда Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде. Бу милли һәм дини җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.
  • Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.
  • Былтыр Дәүләт алкоһол инспекциясе Татарстан мөфтияте фикерен исәпкә алып кына теге-яисә бу авылда аракы сатучы кибетләр ачылачагын белдерде. Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Азатлыкка сөйләвенчә, инспекция җитәкчеге белән килешү нигезендә, алкоһол сату кибете мәхәлләнең фикерен исәпкә алып ачыла ала. Ул шулай ук кибетләрдә аракы сатылган өлеш чаршау белән капланып куелырга тиеш дигән иде.
  • Узган ел Татарстанда хәмердән 548 кеше агуланган. 213 үлем очрагы теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG