Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда май аендагы кыраулардан килгән зыянны 113 миллион сумлык булды дип бәялиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Һава кинәт суытып җибәрү сәбәпле 11 мең һектар җирне кабат чәчәргә туры килгән.

Быел май аенда булган кыраулардан Татарстанга 113 миллион сум зарар килгән. Бу хакта "Коммерсантъ"ка Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков әйткән.

Һава кинәт суытып җибәрү сәбәпле 11 мең һектар җирне кабат чәчәргә туры килгән. Садыйков күпъеллык үсемлекләрнең уңышы кимергә мөмкин, ди.

Элегрәк Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут кыраулар аркасында Русиядә аграрийлар өчен гадәттән тыш хәл тәртибе кертелергә мөмкин, дигән иде. Бу фермерларга иминият түләүләрен тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында чәчүлекләрне иминиятләштерергә киңәш иттеләр. Хәзерге вакытта һава торышының тотрыклы булмавы белән бәйле башка өстәмә ярдәм каралмаган.

  • Элегрәк Лут кыраулар аркасында алманы мөгаен чит илдән сатып алырга туры килер, дип кисәткән иде. Май аендагы кыраулар Үзәк Русиядә алмагачларның 70 процентына зыян салган. Бу исә алма уңышының быел нык кимүенә китерәчәк.
  • Быел каен җиләгенә бәя дә 100 процентка артырга, килограммы алты мең сумга җитәргә мөмкин, чөнки Русиянең үзәктәге Курски, Липецки, Брянски кебек сәнәгать җитештерүе көйләнгән төбәкләрендә җиләкләр уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG