Бу атнада Төркия башкаласы Әнкарада татар шагыйре Габдулла Тукай искә алынды. Фәнни конфереция рәвешендә узды ул. Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәге бар. Бу университетта заманча төрки телләр өйрәнү бүлеге дә эшли. Биредә, мәсәлән, татар һәм башкорт телләре дә өйрәнелә. Тукайны искә алуны шушы университет, төрки дөньяны тикшерү үзәге оештырды. Әйтергә кирәк, 2020 елда шушы ук университет галимнәре татар шагыйре һәм меценаты Дәрдмәндкә (Закир Рәмиев) багышланган җыен да уздырган иде.
Фәнни конфренциядә башлыча галимнәр, студентлар канташты. Татар оешмаларыннан килүчеләр күренмәде, татар активистлары да юк иде. Конференциядә җәмәгать эшлеклесе, берничә китап авторы Роза Корбан булды, ул Тукай турында чыгыш та ясады. Татар шагыйренә багышланган фәнни конференция аның ярдәмендә дә узды.
Чара Төркия гимнын аягүрә басып тыңлау һәм җырлау белән башланды. Аннары "Туган тел" җыры яңгырады. Аны да барысы да хөрмәт йөзеннән басып тыңлады. Конфренциядә катнашучылар арасында кушылып җырлаучылар да булды. Соңнан алар үзләрен казакъ студентлары буларак таныштырды, "без бу җырны беләбез, безнең күңелгә якын ул" дип аңлаттылар "Туган тел"не кайдан белүләре хакында сорашкач.
Конференциянең модераторы профессор Зүһәл Юксәл булды. Ә професор Гүлһан Атнур, доктор Ышылай Ышыкташ, доцент Мәрьям Башкорт һәм Роза Корбан төп докладлар белән чыгыш ясады. Чыгышлар арасында студентлар Габдулла Тукайның шигырьләрен яңгыратты. Чарада Тукайның төрки дөньяга булган тәэсире, кыска гына гомере эчендә күпләрнең күңеленә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итеп калуы, төрки халыкларның һәркайсысына аваздаш булган проблемнар күтәрә алуы һәм бүгенгә кадәр Тукай төрки дөньяда иң билгеле һәм популяр шәхес булып кала бирә дигән фикерләр яңгырады. Аның "Туган тел" шигыре җентекле аңлатылды, бүген дә татарлар өчен ул мөһим булып кала дигән фикерләр яңгырады.
Төркиядә татар шагыйре Габдулла Тукай моңа кадәр дә, әле дә өйрәнелә дип була. Бу эш 90нчы елларда, тимер пәрдә ачылгач, җитдирәк башкарыла башлый. 1990 елда, мәсәлән, профессор Мостафа Өнәр Тукайның шигырьләрен өйрәнеп диссертация яза. 1992 елда Мостафа Акбаш Тукай әсәрләрендә тел үзенчәлекләрен тикшереп хезмәт чыгара. Аннары Фатыйма Өзкан Тукайның 347 шигырен тикшерә, тәрҗемә итә, шуларга нигезләнеп Казан татарлары тарихын яза. Төрек мәдәнияте институты акчасына бу хезмәт аерым китап булып та басыла. 2014 елда Мотлы Димир Тукай шигырьләрендә сүз ясаучы кушымчалар турында фәнни хезмәт яза. 2021 елда Тукай иҗаты турында диссертация дә яклана.
Профессор Зүһәл Юксәл Азатлыкка сөйләвенчә, Тукай белән ул Төркиядә аспирантурада укыганда, остазларыннан ишетеп белгән. Аның фикеренчә, татарларның үткән юлы, тарихы, әдәбияты күпләргә үрнәк. Никадәр басым булса да, татарлар заманында Тукай кебек шәхесне тудырган һәм әле дә каршы торырга көч таба.
— Яшь чагымда аспирантурада укыганда Тукай турында укытучыларымнан ишетә идем. Шигырьләрен белми идек, әмма укытучыларыбыз укый иде, — дип искә ала ул. — Бүгенге көндә без дә студентларыбызга аның хакында сөйлибез. Университетны яңа гына тәмамлаган яшьләр Тукайны белә, аның төрле якларын өйрәнәләр, хезмәтләр башкара. Төркиядәге тюркология бүлеге булган бар университетларда Тукайны өйрәнәләр. Минем хезмәтемнең темасы Габдулла Тукайга бәйле түгел иде, Төркиядә башкарылган Тукай турындагы хезмәтләрнең барысын да укыдым дип әйтә алмыйм, әмма Тукай турында язылганнарны, мәкаләләрне укып барам, Тукай турында тирәнтен беләм. Әлеге хәлләрне дә беләм, кызыксынам.
Казан татарлары кебек золым күргән башка төрки халык юк
Казан татарларының 1552 елдан соң күргән золым һәм әлегәчә кадәр бу фаҗига заман татарларына ничек тәэсир иткәнен дә беләм. Бу тема күтәрелсә, йөрәгем әрни. Дәүләтләре җимерелгәннән соң, басып алганнан соң, Казан татарлары кебек золым күргән башка төрки халык юк чынында. Дин мәсәләсендә бу кадәр басым күреп тә диннәрен дә, милләтен дә саклап калган башка халык юк. Каршы торырлык көч табылган һәм халык Габдулла Тукай кебек шагыйрь тудырган. Могҗиза.
"Туган тел" шигырен алыйк. Төркиядә ана теле турында шигырь юк, әмма Казанда яшәп Тукай тел юкка чыкса, халык та юкка чыгачагын сизеп язган.
Зүһәл Юксәл фикеренчә, Казан татарлары төрки халыклар арасында зур мәдәни һәм милли кыйммәтләре булган халык, әлеге вакытта баскынлыкта яшәсә дә, көрәшергә тырыша. Ул татарлар бәйсезлек казангач, төрки дөньяда бик зур үзгәрешләр булачагына ышанам, диде Азатлыкка.
Галимә Илаһә Корбан Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында студентларга азәрбайҗан һәм урыс теленә өйрәтә. Аның фикеренчә, Тукай кебек көрәшче шагыйрьләр тыныч тормышта яки посып утырганда могҗиза белән барлыкка килә алмый. Килсә дә, аның кыйммәте булмый. Төрки дөньяны берләштергән гысъянчы шәхесләр көрәш барганда гына барлыкка килә ала, дип фикерләре белән уртаклашты.
— Оятыма каршы, Тукай турында берни белмим булып чыкты, конференциядәге чыгышларны тыңлагач гаҗәпләндем. Беренчедән, никадәр авыр тормыш кичергән бу шәхес һәм никадәр күп эшләр башкара алганына шаккатым. Икенчедән, аның туган теленә карата мөнәсәбәте хисләндерде, канатландырды. Татар теле Русия империясе вакытында да ятим бала кебек иде, әле дә татарларның тел мәсьәләсе хәл ителмәде, — диде ул. — Татар белән азәрбайҗанлыларның тарихы уртак. Әле татар кичергән проблемнар безгә бик таныш. Без уздык ул юлны. Русия империясендә, ә бүген Русия империячел амбицияләр белән яши, урыс булмаган милләтләр үзләрен ничек хис иткәнен яхшы беләбез. Тукай кебек шәхесләр көрәш вакытында гына барлыкка килә ала. Могҗиза белән демократия дә урнашмас. Аны яулап алырга туры килә. Казан татарлары да дәүләтчелеген торгызырлар, телен, динен саклап кына түгел, үстерер дип ышанам.
Казакъстанның Җаек шәһәреннән килеп укучы Җомасотлан Фарук сүзләренчә, аңа Тукай шәхесе балачактан ук таныш. Җаек шәһәре Тукай, татарлар белән тыгыз бәйләнгән шәһәр. Җаекта мөгаллим Мотыйгулла Төхвәтуллин йортында Тукай музее бар, Тукай эшләгән типография бинасы исән, татарлар төзегән Кызыл мәчет тә бар, 2003 елда Тукайга куелган һәйкәл дә бар, аның исемендәге урам да бар. Болар барысы да Җаек шәһәренең татар бистәсендә урнашкан.
Җомасолтан Фарук төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. Ул татарча сөйләшергә тырыша, өйрәнә. Ул конференциядән соң үз фикерләре белән уртаклашты.
Тукай китап кешесе генә булып калмасын иде
— Тукай белән балачактан танышмын. Җаекта аны һәр кеше белә дип саныйм. Тукай безнең шәһәрдә 12 ел яшәгән. Тукай казакълар өчен бөек шагыйрь, без аны бик ихтирам итәбез. Әле дә таныйлар, рәхмәт белән искә алалар. Мин Әнкарага килгәнче Казакъстанда укыдым. Һуманитар университетта аны өйрәнәләр. Тукай төрки халыклар өчен кадерле шәхес, аны университет кысалырыннан чыгарырга кирәк, дип саныйм, чөнки кайчандыр ул әйткән фикерләр әле дә актуаль, мөһим. Китап кешесе генә булып калмасын иде ул, идеяләре, көрәшергә өндәүләре бүген дә яшәргә тиеш, — диде ул.
Аның фикеренчә, Тукайга багышланган конференцияләрдән тыш төрки дөньяны берләштергән шәхесләргә багышланган нәфис һәм документаль фильмнар да файдалы булачак.
Төркиядә киң җәмәгатьчелектән Тукай кем ул дип сорасаң, белүче табылмас, әмма зыялылар, галим-голәмә арасында аны танучылар шактый дип аңлатты Роза Корбан Азатлыкка. Аның фикеренчә, иң мөһиме — татарның үзенә Тукай кадерле булырга тиеш, төрекләрдән аны белүне таләп итү дөрес түгел.
— Төркиянең академик мохитендә Тукай белән кызыксыну бар, иң күп эшләүче галимә ул Фатыйма Өзкан дип саныйм. Ул татар шәхесләрен күп белә. Тәрҗемә иткән әсреләре шактый, шәкертләренең бер өлеше татар әдәбияты белән кызыксына. Шуңа мин аны татарларны танытуга зур өлеш керткән төрек кешесе дип кабул итәм, — ди Роза Корбан.— Төркиягә беренче килеп урнашучылар гел Тукайны яратып искә алган, һәрвакыт Тукай аларның күңел түрендә булган. Төркиядә татарлар чыгарган "Казан" журналында да Тукай турында даими мәкаләләр чыгып барган.
Китапның берсе Коръән була, икенчесе — Тукай шигырьләре
Татар мөһаҗирләре кая китсә дә юлга чыкканда үзләре белән ике китап алган була. Китапның берсе Коръән була, икенчесе — Тукай шигырьләре. Моны мәрхүмә татар мөһаҗире Сәйдә Агиш сөйли торган иде. Тукайны белмәгән татар булмаган. Япониядә, Кытайда эшләгән татар мәктәпләрендә яхшы укучыларга бүләкләр бирә торган гадәт булган. Иң зур бүләк — Тукай китабы. Бу кыйммәтле һәм кадерле бүләк булып саналган.
Кызганычка, Төркиягә килеп урнашкан татарларның дәвамчылары телне дә онытып бара, алар Тукай белән дә кызыксынмый. Мин аерып Әнкара татарлары турында әйтәм. Монда татарларның үзәге бар, анда тупланган азмы-күпме татарлар бар. Әмма алар бу фәнни конференциягә дә килмәде, элекке елларны татар үзәгенә терәлеп торган Тукай һәйкәле янында узган шигырь бәйрәмнәренә дә чыкмады. Килмиләр. Менә бу татарның Тукайга мөнәсәбәтенең күрсәткече.
Роза Корбан сүзләренчә, быел Әнкарада 26 апрель — Тукайның туган көненә багышланган башка бернинди дә чара уздырылмый. Моңа кадәр Төркия башкаласында урнаштырылган шагыйрь һәйкәле янына җыелып шигырь бәйрәмнәре уздырылган, чәчәкләр кую тантанасы узган. Быел Әнкарада андый чаралар турында ишетелми. Шулай да, бүген Антальяда шигырь бәйрәме уза, ә 27 апрель Истанбулдагы татарлар Габдулла Тукай һәйкәленә башта чәчәкләр салу чарасын оештыра, аннары Татар мәдәнияте өендә татарча шигырь бәйременә җыела.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум