Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трампка һөҗүм омтылышы: Флоридадагы атыш турында ниләр билгеле


Трамп 13 июльдәге һөҗүм омтылышыннан соң
Трамп 13 июльдәге һөҗүм омтылышыннан соң

Якшәмбе көнне гольф кырында булган атышны элекке президентка һөҗүм омтылышы буларак тикшерәләр.

Кичә, 15 сентябрьдә, АКШның элекке президенты, республиканнардан президентлыкка быелгы намзәт Дональд Трамп булган чакта, Флорида штатындагы Уэст-Палм-Бич гольф кырында атыш килеп чыккан. АКШның Тикшеренүләр федераль бюросы атышны сәясәтчегә булдырылмый калган һөҗүм буларак тикшерүен җиткерде.

Шикләнелүчене тоткарлаулары хәбәр ителә. Матбугат хәбәрләренә күрә, бу - 58 яшьлек Райн Рут. Ул моңарчы берничә тапкыр канун бозган булган. 2023 елда Рут New York Times газеты белән сөйләшкән. Әңгәмәсендә ул 2022 елда берничә ай Украинада булуын, Украина кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен Әфган гаскәренең элекке солдатларын җыюын сөйләгән.

Шикләнелүченең ни өчен атыш ачу билгеле түгел. Associated Press мәгълүматынча, 2020 елда ул социаль челтәрләрдә Дональд Трамп намзәтен хуплавын язган, әмма соңгы вакытларда Джо Байден белән Камала Харрис тарафдары булган.

Һөҗүм омтылышын яшерен хезмәт агенты булдырмый калган, ул гольф кырын чорнап торган куаклыкларга кисәтү атышы ачкан, чөнки яшеллек арасында мылтык көпшәсен күргән.

Бу вакытта Дональд Трамп якынча 400 метрда гольф уйнаган. Шикләнелүче атарга җитешкәнме - билгеле түгел. Ул машинада качып китмәкче булган, әмма аның машинасын ша1итләр төшереп алган һәм тиздән ирне тоткарлаганнар. Гольф кырын шосседан аерып тора торган куаклыкта винтовка һәм видеокамера табылган.

Америка медиасы һәм тәртип саклау оешмалары бу хәлне элекке президентка һөҗүм омтылышы буларак тикшерүләрен раслады.

Үзенең тарафдарларына язган электрон хатта Дональд Трамп иминлектә булуые, үзен яхшы хис итүен, "беркайчан бирешмәячәген" раслаган.

Дональд Трампның президентлыкка көндәше, вице-президент Камала Харрис "Америкада көч куллануга урын юк", дигән белдерү белән чыкты. Президент Джо Байден элекке президентның иминлеген тәэмин итү өчен бөтен кирәкле ресурсларны бүлеп бирергә күрсәтмә бирде.

  • 13 июльдә Трамп Пенсильвания штатында сайлау алды кампаниясе митингында чыгыш ясаган чакта җиңелчә яраланган иде. Бу хәлне дә ФБР тикшерә. Аңа ул чакта Пенсильваниядә яшәгән Томас Мэттью Крукс атты. Һөҗүмчене атып үтерделәр, аның ни өчен ут ачуы әле дә билгеле түгел. Аңарчы ул митингка килгән бер кешене үтерергә, берничәсен яраларга җитешкән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG